Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Көнүзәк
4 Февраля 2020, 06:55

Өйдә эшләү рәхәт!

Моның белән эш бирүчеләр дә, күпчелек студентлар да килешә

Ел саен республиканың һәм илебезнең югары уку йортларына Туймазыдан йөзләгән кыз һәм егет укырга керә. Дип-лом алгач, туган ягына кайтучылар сирәк. Күпләре зур шәһәрләрдә калырга тырыша, теләсә кайсы эшкә дә риза була: дипломлы табиблар даруханәләргә урнаша, инженерлар кәрәз элемтәсе салоннарында гаджет сата, укытучылар исә шәхси икмәкханәләрдә камыр изә.
Бер ел элек республика Башлыгы Радий Хәбиров яшь белгечләрне туган якларына кайтару мәсьәләсен кузгатты. Үз чиратында, муниципалитетлар шушы бурычны үтәү буенча чаралар планы әзерләде. “Өйдә эшләү рәхәт!" дигән яңгыравык өндәмә дә уйлап табылды.
Туймазы районында да бу хәлне үзгәртергә кирәклеген аңладылар. Чөнки биредә дип-ломлы белгечләрне үз белгечлеге буенча дистәләгән буш эш урыны көтә. Шул уңайдан “Күзгә-күз әңгәмә” җыены оештырырга карар ителде. Анда башкарма хакимият, юнәлешле оешма вәкилләре, районның төп предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуга бүген-иртәгә диплом алачак һәм эш урыны эзли башлаячак 200ләп студент җыелды.
Булачак эш бирүчеләрнең рәт-рәт тезелгән стендлары буш эш урыннары тәкъдим итүдән кала, районга кайткан белгечнең имин тормыш этапларын да аерымачык чагылдырды: “Кирпеч-холдинг”ның төзелеш чималлары һәм “Металл-профиль” җәмгыятенең түбә калае үз йортың турындагы хыялларны чынга ашыру, “Корона”ның ортопедия матраслары – йортны кулайлаштыру, “САВА” ит комбинаты, “Бэкерай” җәмгыяте эшләнмәләре һәм фермерларның төрледән-төрле ризыклары мул табын һәм затлы деликатеслардан сыйлану мөмкинлеге бирә. Хәер, бу предприятиеләр җыенда катнашкан “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш”, "Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы", “РиаПласт”, “СОЗАиТ” җәмгыятьләре белән беррәттән беренче чиратта үз хезмәт җимешен данлауга түгел, эшче алмаш җәлеп итүгә басым ясады.
Биредә Туймазы завод-фабрикаларының бер өлеше генә тәкъдим ителгән, – дип ассызыклады район Хакимияте башлыгы урынбасары Ирина Токарева. – Районда машина эшләү, азык-төлек, химия, нефть химиясе, целлюлоза-кәгазь һәм башка 150ләп зур һәм урта сәнәгать предприятиесе исәпләнә. Алар арасында еллык продукция җитештерү күләме бер миллиард сумга җиткәннәре дә бар. Һәм, әлбәттә, аларның күбесе яңача фикер йөртүче, бурыч-йөкләмәләргә яңа карашлы яшь белгечләргә мохтаҗ.
– Безнең предприятие даими яңартыла, камилләшә, яңа эшчәнлек юнәлешләрен үзләштерә, – ди “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте баш директоры Юрий Романов. – Бүген без стандартлардан тайпылган төрле җиһазлар җитештерәбез. Мәсәлән, безнең тарафтан ясалган бер резервуарның авырлыгы 160 тонна, икенче заказ – колоннаның озынлыгы 50 метр тәшкил итте.
Шул ук вакытта завод эшчәннәренең өчтән бер өлеше – 35 яшькәчә кешеләр.
– Безнең предприятие исә 2005 елда “КАМАЗ” компанияләре төркеменә кушылды, үзенең базар тармагында гына берегеп калмады, Сочидагы Олимпиадага һәм футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышында зур Русия инфраструктурасы проектларын тормышка ашыруда катнашты, – дип сүзгә кушылды “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятенең коммерция директоры Иван Авдеев. – Бездә үсеш-үрләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Өченче чыгыш ясаучы – “РиаПласт” җәмгыятенә нигез салучы Марат Шәйдуллин предприятиенең чит илгә озатылучы продукциясенә ихтыяҗ арту һәм максатка ярашлы заманча җиһазлар белән тәэмин ителүгә йөз тотуы турында бәян итте. “СОЗАиТ” җәмгыятенең коммерция директоры Сергей Силантьев 2019 елның завод өчен нәтиҗәле булуы турында сөйләде. Шушы дәвердә хезмәт җитештерүчәнлеге икеләтә арткан, нәтиҗәдә әзер продукция җитештерү кимендә миллиард сум тәшкил иткән.
Әмма егет һәм кызларны башкасы кызыксындырды: алар шундук кызыклы һәм югары хезмәт хакы түләнүче эшкә ия булачакмы? Хезмәт баскычы буенча үрләтәчәкләрме? Хезмәт эшчәнлеге барышында үзләренең белем дәрәҗәсен арттыра, командировкаларга, шул исәптән укырга бара, чит илгә чыга алачакмы? Күпчелек буш вазифалар эш тәҗрибәсе таләп иткәндә, нишләргә?
Бу сорауларга эш би-рүчеләр анык җавап кайтарды.
– Әгәр яшь белгеч “Миңа кирәк!” өндәмәсе астында эш эзләсә, беренче чиратта җитәкче: “Синнән миңа ни файда?” – кагыйдәсе буенча эш итәчәк, – диде Шәйдуллин. – Бу гадел дә.
Яңа эшкә килүченең файда-нәтиҗәлелек коэффициенты ким дигәндә аның хезмәт хакын акларга тиеш.
Әмма эш бирүче бу кешене өметле дип саный икән, ул мотлак аңа акча салачак: хезмәт хакын арттырачак, хезмәт баскычы буенча үрләтәчәк, укырга җибәрәчәк. Милек хуҗасы яки директор яхшы булганга гына түгел. Мондый караш булганда белгеч яхшырак эшли. Һәм күбрәк табыш китерә.
– Без исә гомумән белгечлеге буенча эшләргә өлгермәгән кешеләрне алырга тырышабыз. Тәҗрибәдән күренүенчә, аларны турыдан-туры сәнәгатьтә өйрәтү кулайрак, – ди Силантьев. – Хезмәт баскычы буйлап үрләүгә килгәндә, мисал китерәм: 12 ел эшләү дәверендә мин инженердан баш директор урынбасары вазифасына күтәрелдем. Безнең баш конструктор дүрт ел элек Туймазы предприятиеләренең берсендә көйләүче иде. Димәк, барысы да белгечләрнең үз кулында.
Җыенда катнашучы-ларның күбесе кичә югары һәм махсус урта уку йортлары тәмамлаучыларның тәҗрибә туплау мәсьәләсе белән дәүләт югарылыгында кызыксынулары турында беренче тапкыр белде. Көнбатыш районара мәшгульлек үзәге директоры Илгиз Сәгыйтов сүзләренә караганда, бүген уку йортларын тәмамлаучыларны үз белгечлекләре буенча стажировкалау буенча федерация программасы гамәлдә, аның кысаларында ярты ел дәвамында эш бирүчегә бер минималь хезмәт хакы күләмендә аларның хезмәт хакы чыгымнары кайтарыла. Ике як өчен дә файдалы бу: шушы дәвердә эш бирүче яшь белгечнең мөмкинлекләрен чамалый, яшь белгеч исә язмышын шушы сәнәгать белән бәйләргә теләү-теләмәвен хәл итә.
Читайте нас