Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Көнүзәк
4 Февраля 2020, 06:50

Туймазы районына таба бүре өере хәрәкәт итә диюләре дөресме?

Танышларыбыз ватсапка һәм җәмәгать челтәрләренә бүреләрнең йорт хайваннарын ботарлавы тасвирланган видеоязма җибәргән.

"Танышларыбыз ватсапка һәм җәмәгать челтәрләренә бүреләрнең йорт хайваннарын ботарлавы тасвирланган видеоязма җибәргән. Аның артыннан ук: “Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә Бөрҗән районыннан Туймазыга таба ишле бүре өере хәрәкәт итүе турында рәсми хәбәр килгән. Ата-аналарны балаларын күз уңында тоту зарурлыгы турында кисәтегез, саф һавада йөрүне чикләгез, балык аулауны онытып торыгыз”, – дигән смс-хәбәр килеп ирешкән.
Бу хәбәргә аңлатма бирүне үтенеп, районның Халык һәм биләмәләр хәвефсезлеге идарәсе начальнигы Артур Муллагалиевка мөрәҗәгать иттек:
– Шау-шу куптару, ыгы-зыгы өчен бер сәбәп тә юк, – диде ул. – Бу ялган мәгълүмат, моны Бөрҗән районындагы хезмәттәшем дә раслады. Аның сүзләренә караганда, анда өер түгел, бүренең эзен дә күрүче юк. Видеоязмага караганда, бу безнең яклар түгел, тайгада төшерелгән.
Туймазы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәзим Фәткуллин сүзләренә караганда, Туймазы районы биләмәсендә соңгы тапкыр бүреләрне былтыр көз күргәннәр. Безгә ике соры ерткыч Бүздәк районыннан кергән һәм гаип булган.
– Бүген мине кыргый этләр ныграк борчый, алар өер-өер булып, кыргый хайваннарга һөҗүм итә. Үткән ялларда Татар-Олкан авылы янындагы агачлыкта алар куянны һәм сусарны ботарлаган, – диде Рәзим Мәҗит улы.
Читайте нас