Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Көнүзәк
3 Февраля 2020, 06:40

Башкорт теле елы концепциясе расланган

Бөтендөнья Башкортлар корылтае (конгресс) тарафыннан 2020 ел Башкорт теле елы дип игълан ителде.

Бу тәкъдимне төбәк Башлыгы Радий Хәбиров та хуплады. Ел программасы республикада һәм Русиядә башкортлар күпләп яшәгән төбәкләрдә тормышка ашырылачак.
Башкорт теле елы өндәмәсе астында күптөрле чаралар үтәчәк. Һәр ай аерым бер юнәлешкә багышланган. Мәсәлән, гыйнвар “Башкорт теле – дәүләт теле” өндәмәсе астында үтте, июнь халык иҗаты билгесе астында үтәчәк. Сентябрь һәвәскәр театрлардагы иҗади түгәрәкләрдә башкорт телен өйрәнүгә багышланачак. Шулай ук гаилә белән йөрү өчен якшәмбе мәктәпләре ачылачак, балалар бакчаларында башкорт телен өйрәнү төркемнәре оештырылачак.
Читайте нас