Туймазы хәбәрләре
+31 °С
Ясно
Көнүзәк
30 Января 2020, 08:00

Туймазы технологияләре танылу яулаган

Үткән гасыр урталарында Идел-Урал төбәге илебезнең зур нефть үзәгенә әверелә.

Башкортстанда эзләнү-разведка, файдалану-бораулау һәм нефть чыгару эшләре тулы куәткә бара.
Димәк, төбәктә нефть промыселларын хезмәтләндерүче техника туплана, тик аны ремонтлаучы махсус предприятие булмый. Хәлне үзгәртү өчен 1954 елда Туймазы автомобиль-трактор ремонтлау заводы төзү турында карар кабул ителә.
Өч елдан ул сафка кертелә. Озакламый монда С-80 тракторлары, ЗИЛ-585, ЗИС-150 машиналары ремонтлана башлый.
Киләсе 20 елда илдә нефть чыганакларын эзләү һәм үзләштерү буенча күләмле эш башкарыла. Ул эшләрне үтәү күпсанлы геофизика партияләре һәм отрядларын техника ягыннан тәэмин итүне таләп итә. Шуңа күрә 1960 елдан Туймазы автотрактор ремонтлау заводы трактор һәм вездеходларга урнаштырылган үзйөрешле җиһаз җитештерүне үзләштерә. Ике елдан биредә чыгарылган продукциянең байтак өлешен геофизика җиһазы һәм приборлар тәшкил итә. Озакламый предприятиенең исеме Геофизика җиһазы һәм аппаратура заводы («ТЗГО һәм А») дип үзгәртелә.
Бер елдан соң биредә Уфа моторлар эшләү заводы өчен өстәмә өлешләр җитештерүче агрегат цехы барлыкка килә һәм предприятиегә машина эшләүче дәрәҗәсе бирелә. Төрле вакытта предприятиедә каротаж күтәрткечләр, күчмә авторемонт остаханәләре, лабораторияләр, махсус геофизика кузовлары, шулай ук халык ихтыяҗлары товарлары: җиңел машиналар өчен дача-тагылмалар, балалар чаналары, спорт җиһазлары, чаңгы беркеткечләре, асылмалы китап киштәләре, кер үтүкләү такталары, телевизор антенналары, парниклар җитештерелә. 60нчы еллар уртасында сейсморазведка өчен тәгаенләнгән СВП-3 шартлату үзәге станциясе ясыйлар. Завод эшчеләренең горурлыгына әверелә ул.
Предприятие-нең үз шәхси хуҗалыгы була хәтта. Анда Туймазыда беренче тапкыр завод ашханәсе өчен теплицада кыяр һәм помидор үстерәләр. Завод тулы канлы тормыш белән яши: идарә алдында спорт мәйданчыгы төзелә, “Космос” мәдәният йортында үз клублары була (хәзер биредә Туймазы татар дәүләт драма театры урнашкан). Анда төрле түгәрәкләр һәм секцияләр оештырыла. Әйткәндәй, авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен спорт җиһазын эшчеләр үзләре ясый. Ык елгасы буенда заводның “Дулкын”ял базасы урнаша.
70нче елларда завод 22 илгә геофизика җиһазлары җитештереп озата. 1986 елда ике меңләп кеше эшләгән предприятие кимендә 30 төрле продукция чыгара. Аннары 90нчы еллар җитә. Алар завод икътисадында тискәре чагыла. Эш күләме кими, партнёрлар белән элемтәләр өзелә. Табыш китермәү сәбәпле, инфраструктура һәм юнәлешсез тармаклардан баш тартырга туры килә. Әмма бу катлаулы дәвердә дә биредә су һәм электрда эшләүче геофизика күтәрткечләре җитештерү үзләштерелә.
Имеш-мимешләргә карамастан, Туймазы геофизика җиһазлары һәм аппаратура заводы ябылмаган – берничә ел элек яңа хуҗа аны Ырымбурга күчергән. Дистә еллар дәвамында яуланган абруе, акыл-сәнәгать тупланмалары һәм технологияләре, Туймазының үзенчәлекле белгечләренә бүгенге көндә дә ихтыяҗ бар һәм алар сәнәгать базарында үз урынын тапкан. “Туймазы геофизика җиһазлары һәм аппаратура заводы” исеме дә инде дөньяда танылу яулаган. Шуңа күрә предприятие бүген дә эшен дәвам итә: скважиналарда геофизика тикшеренүләре вакытында кулланылган каротаж күтәрткечләр, күчмә лабораторияләр, шартлату үзәге станцияләре һ.б. җитештерә. Аның продук-циясенә Таможня берлеге илләре биләмәсендә дә ихтыяҗ зур. Исеме дә, элеккечә, бар дөньяга билгеле.
Читайте нас