Туймазы хәбәрләре
+29 °С
Ясно
Көнүзәк
30 Января 2020, 06:40

Башкортстан халкы Эстетика елы эмблемасын сайлаячак

Эстетика елын оештыру комитеты утырышында шәһәр һәм авылларны төзекләндерү буенча быел төбәктә башкарыласы чаралар планы расланды.

БР Торак-үткәргечләр хуҗалыгы министрлыгының "ВКонтакте" төркемендә халык хөкеменә куелган билге-эмблемалар үрнәкләре тикшерелде. Тавыш бирү
2 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез,
1 февральдә Эстетика елына әзерләнү чоры төгәлләнә. Шушы вакытка муниципалитетлар үз объектлары торышын тикшерде-барлады, “юл карталары” әзерләде. Чисталык һәм тәртип урнаштыруның беренче өлеше 9 Май алдыннан, икенчесе – 10 июльдә, өченче өлеш Бөтендөнья фольклориадасы алдыннан башланачак.
Шул рәвешле би-ләмәләрне тоташ төзекләндерү тәэмин ителәчәк, моңа троутарлар, коймаларны, түтәлләрне яңарту, өстәмә яктырткычлар урнаштыру, аларны асрау-тәрбияләү таләпләрен үтәү дә керәчәк.
Читайте нас