Елена Колышкина район Хакимиятеннән Салават Юлаев урамында урнашкан 69нчы йортта кайчан җентекле ремонт үтәчәге белән кызыксына. “Коридорда җил уйный, фатирларда салкын, батареяларда кан җылысы”, – дип хәбәр итә туймазылы.
БР төбәк операторы вәкиле Юнир Вәлиев белдерүенчә, республиканың расланган күпкатлы йортларны җентекле ремонтлау программасында бу йортны яңарту 2023-2025 елларга планлаштырылган. Әмма йортта яшәүчеләр аны иртәрәк ремонтларга теләсә, җыелыш үткәреп, кворум (милек хуҗаларының гомуми исәбеннән кимендә өчтән ике өлеше) тәэмин итәргә, идарәче компания вәкилен чакырырга һәм тиешле карар кабул итәргә кирәк. Подъездларны ремонтлау, иске тәрәзәләрне пластикка алыштыру эшләрен республиканың башка программасы – подъездларны тоташ ремонтлау кысаларында да башкарырга мөмкин.
Бу йорт “Төньяк” идарәче компаниясе карамагында, ул быел аның белгечләре биредә ревизия үткәрәчәк һәм йорт эчендәге су тәэминаты системасы эшермә, вентильләрен алыштырачак, йорт эчендәге электр тәэминаты системасы өлешләренә планга ярашлы ремонт үткәрәчәк, кайнар һәм салкын су тәэминаты системасы лежанкаларын алыштырачак, йорт эчендәге үзәк ягып җылыту системасының басымын тикшерәчәк һәм юдыртачак дип вәгъдә итте.
Алинә Абдуллина Тимер авылында кыш буе юлларның бер генә тапкыр чистартылуыннан – җәяү дә, машина белән дә үтеп булмаудан зарлана. Гафуров авыл советы хакимияте башлыгы Радис Сафин мул яуган кардан соң юлларны тазарту оештырылуы турында хәбәр итте. Тимердә Үзәк урамны “Башкиравтодор” җәмгыятенең юл төзү-ремонтлау идарәсе техникасы даими чистарта, Үзәк тыкрык, Клуб һәм Яңа урамнарны төбәк эшкуары даими күздә тота. Килешү нигезендә бу эшне Гафуровта да башкара ул.
Эльвина Коновалова Радий Хәбировка Япрыкта клуб төзерләр дигән өметтә мөрәҗәгать иткән. Иске мәдәният оешмасы биш ел элек янган, яшьләр шактый булган авылда исә клуб кирәк.
Район Хакимияте белгечләре клуб бинасы проектының әле әзер булмавын, Илчембәт авыл советы хакимиятенең бу максатта акча эзләвен хәбәр итте. Әлегә барлык мәдәни-күңел ачу чаралары авыл мәктәбе бинасында үтә.