Шушы көннәрдә Гафуровта шәҗәрә бәйрәме узды, өндәмәсе – “Нәселең нык булсын өчен аек акыл белән яшәү кирәк”.
Халидә Хәнипова, Рәзилә Хәлфина, Гөлгенә Галләмова үз тамырларын берничә ел өйрәнә инде, һәм үз эшләреннән бик канәгать алар. Мәсәлән, Халидә Заһит кызы ата-бабаларына тоташ китап багышлаган. Гөлгенә Сафуан кызы шәҗәрәне туганы – шагыйрь һәм язучы Әхәт Галләмовның “Галләмовлар нәселе” китабы буенча төзүен бәян итте.
Моннан тыш, укучылар концерт әзерләгән, алар шигырьләр укыды, Кәкребаштан Әнәс Сафуанов әсәрләре буенча кечкенә спектакльләр күрсәтте.