Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Ясно
Көнүзәк
27 Января 2020, 09:50

Ямьле ихата

2019 елда “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында Туймазы районында алты торак үзәгендә 13 ихата төзекләндерелде

Биредә яшәүчеләр бик шат – еллар дәвамында бернәрсә дә үзгәрмәгән ихаталар яңарган.
Мәсәлән, Төньяк урамындагы 32нче һәм Щербаков урамындагы 17б, 19нчы йортлар ихаталары озак еллар күңелгә ятышсыз булып торды. Әлбәттә, биредә яшәүчеләр аларны төзекләндерергә тырышты. Әмма акча салмыйча гына ихата юлларын ремонтлау, тротуарлар салу, өстәвенә, балалар мәйданчыгы җиһазлау мөмкин түгел иде. Болар барысы да былтыр республика “Башкортстан ихатасы” программасы кысаларында эшләнде. Ихатаны яңартуга кимендә 7,5 миллион сум акча бүленде.
Читайте нас