Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Ясно
Көнүзәк
23 Января 2020, 08:20

Туймазы энциклопедиясе басмага әзерләнә

Замана җәмгыяте киләчәк буын өчен тарихи мирасны саклауга мохтаҗ.

Замана җәмгыяте киләчәк буын өчен тарихи мирасны саклауга мохтаҗ. Бу мөһим бурычны шәһәр һәм район энциклопедияләре үтәргә тиеш. Аларның битләрендә кыска, әмма аңлаешлы итеп биләмәләренә кагылышлы, сәнәгать, транспорт, шулай ук мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка тармаклар үсеше турында тулы мәгълүмат бирелә. “Башкорт энциклопедиясе” фән оешмасы шундый энциклопедияләр чыгару белән даими шөгыльләнә. Хәзер “Туймазы энциклопедиясе” басмасы өстендә эш бара.
Бу киң кулланылыштагы фәнни-танылган басма булачак. Ул кереш сүздән, баш мәкаләдән, алвафит өлешеннән, басма аппаратыннан (библиография, мәкаләләр исемлеген, кыс-картылган сүзләр һәм аббревиатуралар исемлеген, картада шартлы билгеләрне үз эченә ала) һәм кушымталардан (орден йөртүчеләр, күпбалалы әниләр, танылган галимнәр, сугышта катнашучылар һәм башкалар) торачак. Энциклопедия Туймазы районы оештырылуга – 90, Туймазы шәһәре оештырылуга 60 ел тулуга багышлана.
Тарих белән расланган һәм мөһим
Басманың төп – алфавит өлеше аңлатмалы һәм тәрҗемәи мәкаләләрдән тупланачак. Аңлатмалы мәкаләләр:
– торак үзәкләре, шул исәптән юкка чыккан;
– хакимият-биләмә берәмлекләре (авыл советлары, волостьлар, өяз, губерна, кантоннар, күрше районнар һ.б.);
– табигать объектлары һәм файдалы казылмалар: 1) елгалар (кимендә 10 км), күлләр, шарлавыклар, таулар (кимендә 250 метр) һ.б.; 2) аерым сак астында булган биләмәләр, ызаннар, мәгарәләр һ.б.; 3) төбәккә хас табигать шартлары; 4) файдалы казылмалар һәм аларның зур чыганаклары;
– заманча (кимендә 5 ел гамәлдә булган) авыл хуҗалыгы, сәнәгать, транспорт предприятиеләре һәм оешмалары;
– революциягә кадәр һәм совет чорының әле гамәлдән чыккан зур сәнәгать предприятиеләре;
– район биләмәсендә кимендә 5 ел эшләгән, әле гамәлдән чыккан колхоз һәм совхозлар;
– район һәм шәһәрдә барлыкка килгән икътисад, мәдәният һәм җәмәгать проектлары;
– җәмәгать инфрасруктурасы оешмалары;
– кимендә 10 ел эшләгән мәдәният оешмалары һәм кимендә 2 ел эшләп тә танылган оешмалар;
– “халык” һәм “үрнәк” исеме йөрткән үзешчән сәнгать коллективлары; республика, Русия һәм халыкара күләмдә танылган иҗат коллективлары;
– мәгариф оешмалары (кимендә 5 ел эшләгән барлык мәктәпләр, лицей һәм гимназияләр; өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары;
– зур спорт корылмалары, ял йортлары һәм санаторийлар, балалар лагерьлары, сәяхәтчеләр базалары;
– төбәк тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле әһәмиятле һәм күләмле вакыйгалар һәм күренешләр;
– төбәк биләмәсендә барлыкка килгән һәм аннан читтә теркәлгән халык иҗаты әсәрләре;
– киң матбугат чаралары: районда нәшер ителгән гәзит, журналлар, шулай ук радио һәм телевидение студияләре;
– БР реестрына кертелгән археология, тарих, архитектура һәм сәнгать һәйкәлләре;
– зур дини оешмалар (мәчетләр һәм чиркәүләр);
– чаралар (районда үткәрелгән күләмле республика һәм район бәйрәмнәре);
– оешмалар: эчке эшләр, прокуратура, суд приставлары бүлеге, суд, хәрби комиссариат һ.б.;
– әле Туймазы районында яшәгән башкорт кабиләләре һәм башка халыклар.
Танылган һәм
атказанган
Биография мәкаләләре бүлегенә кертеләчәк:
1. Туймазы җирендә генә түгел, республика һәм Русия күләмендә танылу яулаган районда туып үскән кешеләр:
– Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Дан, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Салават Юлаев һәм башка орденнар кавалерлары;
– галимнәр: академиклар, БР һәм Русия Фәннәр академиясе әгъза-хәбәрчеләре, фән докторлары һәм кандидатлары, профессорлар (Бөтенрусия фәннәр академиясе);
– районда туып үскән һәм биредә хезмәт салучы, РФ/РСФСР, БР/БАССР һәм СССРның мактаулы исемнәренә лаек булган кешеләр (халык артистлары һәм рәссамнары, атказанган артистлар, рәссамнар, атказанган мәдәният, матбугат, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, атказанган табиблар, төзүчеләр һәм башкалар, РФнең мактаулы эшчәннәре);
– дәүләт, республика һәм район премияләре лауреатлары;
– “Районның мактаулы кешесе” исеменә лаек булган кешеләр;
– спортчылар – БАССР, РСФСР, СССР, БР, РФнең атказанган физик мәдәният хезмәткәрләре; РСФСР, СССР, РФнең халыкара класслы спорт мастерлары; РСФСР СССР, РФнең атказанган спорт мастерлары; СССР һәм Русиянең халыкара класслы спорт мастерлары; СССР һәм Русиянең атказанган тренерлары; спорт ярышлары (өлкәннәр категориясе, кимендә республика күләмендәге) җиңүчеләре (чемпионнары); спорт ярышлары (үсмерләр категориясе, кимендә бөтенрусия һәм төбәкара күләмдәге) җиңүчеләре (чемпионнары), халыкара ярышларда бүләкләнүчеләр.
2. Хезмәт эшчәнлеге Туймазы районы белән бәйле танылган хуҗалык, җәмәгать, фән һәм дәүләт эшлеклеләре.
1) Район җитәкчеләре:
– КПССның ВКП(б) һәм РК беренче секретарьлары;
– КПССның ВКП(б) һәм РК беренче секретарьлары (шушы вазифада кимендә 2 ел эшләгән);
– район Советы башкарма комитеты рәисләре;
– район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасарлары (шушы вазифада кимендә 5 ел эшләгән һәм мактаулы исемнәргә ия булган);
– район Хакимияте башлыклары;
– район Хакимияте башлыгы урынбасарлары (шушы вазифада кимендә 5 ел эшләгән);
– ВЛКСМ район коми-тетының беренче секретарьлары;
2) район предприятиеләре, оешмаларын кимендә 10 ел җитәкләгән җитәкчеләр:
– колхоз рәисләре, совхоз директорлары;
– авыл биләмәләре башлыклары,
– мәктәп директорлары, башлангыч мәктәп мөдирләре,
– авыл мәдәният йортлары директорлары.
3. СССР, БАССР Югары советы, РФ Дәүләт Думасы, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты булып сайланган затлар.
4. Хезмәт биографиясе район белән бәйле данлыклы кешеләр.
5. Туймазы районы биләмәсен тикшерүчеләр.
6. Сугышта катнашучылар (революциягә кадәр чорда – Русия орденнары кавалерлары һәм кимендә ике дәрәҗә Георгий тәресе кавалерлары, 1917-1934 еллар чорында – Кызыл Байрак ордены кавалерлары, 1934 елдан – хәрби батырлык өчен бер орден кавалерлары, 1943 елдан – хәрби батырлык өчен ике орден кавалерлары, хәрби батырлык өчен бер орден һәм “Батырлык өчен” яисә “Хәрби казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнүчеләр), офицерлар (Башкорт-мишәрләр гаскәрендә кимендә зауряд-есаул дәрәҗәсендә, кимендә тирмә старшинасы вазифасында, 1865 елдан кимендә капитан дәрәҗәсендәге рус армиясе офицерлары, кимендә подполковник дәрәҗәсендәге совет һәм Русия армияләре, МВД, ФСБ, МЧС һ.б. офицерлар, кимендә 3нче ранг капитаны дәрәҗәсендәге Хәрби-диңгез флоты офицерлары).
7. Төбәк тарихында эз калдырган шәхесләр:
– биредә туып үскән кантон начальниклары, сугышта катнашучылар – Русия империясе орденнары кавалерлары, шулай ук мәгърифәтчеләр, дин әһелләре;
– халык чәчәннәре, борынгы танылган башкаручылар – фольклорчылар (җырчылар, курайчылар, биючеләр – иллюстрация/эчтәлекле фото);
– эшчәнлеге төбәк белән бәйле тарих һәм сәясәт эшлеклеләре.
8. Озын гомерлеләр:
– йөз яшькә җиткән кешеләр (кимендә 100 ел яшәгән).
9. Район үсешенә өлеш керткән, әмма таләпләр буенча исемлеккә кертелергә тиеш булмаган кешеләр белгечләр бәяләмәсе буенча редакция коллегиясе карары белән кертеләчәк.
Хөрмәтле гәзит укучылар! Сездә район предприятиеләре, оешмаларының архив материаллары, тарихи фотолар сакланса, аларны безгә китерегез (Туймазы, Мичурин ур., 20б). Без документларның күчермәсен алып, аларны сезгә кире кайтарачакбыз.
Читайте нас