Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Көнүзәк
23 Января 2020, 07:50

“Перспектива” кооперативы тәүге адымнарын ясый

Кооператорлар гөмбә үстерү технологиясен камилләштерә һәм аны киңәйтүгә акча эзли

“Перспектива” авыл хуҗалыгы кооперативы ике ел элек оештырыла һәм Югары Троицкий авыл советының Фрунзе авылында урнаша.
Былтыр апрельдә кооператорлар өч миллион сум дәүләт субсидиясе алган. Июньдә, үз акчаларын өстәп, гөмбә саклау һәм алардан паштет җитештерү өчен суыткыч һәм кулинария җиһазы, “Газель” автотермосы сатып алган.
Шушы дәвердә “Туймазыагрогриб” җәмгыяте (ул авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының фән-сәнәгать базасына әверелгән) белгечләре кооператив әгъзаларын гөмбә үстерү технологиясе, аларны саклау һәм куллануга әзер продукция җитештерү серләренә төшендергән.
– Вак тәэминатчылар исәбенә зур партияләр булдыру стратегиясен мин “Перспектива” кооперативын оештырганчы сынаган идем, – ди кооператив рәисе Олег Фәррахов. – Биш ел дәвамында төбәк халкына гөмбә мицелие белән компост һәм гөмбә үстерү буенча кулланма саттым. Аннары кешеләр аны безгә тапшырды. Әлбәттә, алар барысы да бер күләмдә түгел иде, әмма паштет әзерләү өчен ярап куйды.
Бүгенге көнгә килсәк, кооперативның ихтимал әгъзалары шулкадәр күбәеп китте ки, миңа кооперативка кабул итүне туктатырга туры килде. Без зур күләмдә продукция кабул итүгә һәм аны эшкәртүгә әзер түгел әле.
Әлегә “Перспектива”га җиде кеше керде. Икесе безгә Мәтәүтамак һәм Бәләбәйдән продукция китерә, янә биш тәэминатчы “Туймазыагрогриб” җәмгыятендә биналар арендалады һәм безнең күз уңында вешёнкалар үстерә. Чөнки гөмбә үстерү технологиясе гади түгел: бактерия даирәсе аз гына күтәрелү, микроклимат үзгәрү бөтен эшне харап итәргә мөмкин.
Былтыр июльдә гөмбәнең беренче партиясе – 1,5 мең тонна җыелды. Алар паштет рәвешендә безнең белән хезмәттәшлек иткән сәүдә үзәкләренә таратылды. “Перспектива” кооперативы-ның киләчәк үсешендә төп мәсьәләләрнең берсе – банкларда әйләнештә булган акчаны алу кыенлыгы. Алар исә хәзер кирәк. Киләчәк үсеш өчен керемнең күпмедер өлешен “Туймазыагрогриб” җәмгыяте сала алыр иде, әмма аның кредитлары бар һәм өстәмә чыгымга әзер түгел.
Читайте нас