Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Көнүзәк
21 Января 2020, 06:55

"Кара алтын" таралуга юл куелмаган

Туймазы районының Кәлшәле авылыннан ерак түгел нефть аккан.

Алдан фаразлануынча, бу күңелсезлеккә нефть үткәргечендәге кимчелекләр сәбәпче булган. Вакыйга урыны ике ел элек законсыз тоташу нәтиҗәсендә 200 килограмм нефть аккан җирдән ерак түгел.
Әмма бүгенге хәл-торыш үткәндәгесенә караганда артык хәвефле түгел. Беренчедән, күләме буенча шактый азрак (0,8 кубометр). Икенчедән, бу хәл сулыклардан шактый еракта булган. Халыкка хәвеф-хәтәр янамый.
Республика табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе начальнигы Артур Хәйретдинов хәбәр итүенчә, бүген 120 кубометр пычранган кар чыгарылган, ул аккан нефтьнең төп өлешен сеңдергән. Туфракның уңдырышлы катламын тергезү өчен 80 кубометр черемә китерелгән.
Рекультивация-тергезү эшләре төгәлләнгәч, Экология министрлыгы белгечләре туфрак үрнәген алып, тирә-як мохиткә зыян килү-килмәү ихтималын тикшерәчәк.
Читайте нас