Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Көнүзәк
16 Января 2020, 07:00

Владимир Путин Федерация җыелышына мөрәҗәгать итте

Чәршәмбе көнне дәүләт Башлыгы Федерация җыелышына чираттагы Мөрәҗәгатьнамәсен тәкъдим итте.

Чәршәмбе көнне дәүләт Башлыгы Федерация җыелышына чираттагы Мөрәҗәгатьнамәсен тәкъдим итте. Аны күбрәк кеше тыңлый алсын өчен республикада башкарма хакимият, җәмәгатьчелек оешмалары катнашлыгында күмәк карау оештырылды. 12 мәйданчыкның берсе Туймазы биләмәара үзәк китапханәсендә эшләде.
Владимир Путин үзенең чыгышында демографиягә һәм шул уңайдан балалы гаиләләргә җәмәгать ярдәме күрсәтү зарурлыгына басым ясады. Атап әйткәндә, ул ана капиталы программасының гамәлдә булу вакытын 2026 елга кадәр озайтырга һәм арттырырга тәкъдим итте. Аның фикере буенча, бу пособиене беренче баласы туган гаиләләргә дә түләргә кирәк.
Демографияне яхшыртуга тагын бер адым – мохтаҗ кешеләрне бала пособиесе белән баласына җиде яшь тулганчы тәэмин итү.
Президентның илебездә мәгариф системасын үстерү, төбәк югары уку йортларында бюджет урыннарын арттыру бурычын да хуплады туймазылылар. Сәламәтлек саклау мәсьәләсендә ашыгыч ярдәм хезмәтен камилләштерү, медикларның хезмәткә түләү системасын үзгәртү күздә тотыла.
Читайте нас