Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Көнүзәк
16 Января 2020, 06:50

“Мин Әфганнан кайттым менә, үзем түгел, кош булып...”

Иске Туймазыда яугир-әфганчыларга һәйкәл урнаштырылды

Туймазыда дус дәүләтләр мәнфәгатьләрен яклаганда һәлак булган якташларыбызның якты истәлеген онытмыйлар. Исемнәре урамнарга бирелә, алар хөрмәтенә ватанга тугрылык юнәлешендәге чаралар үткәрелә, обелисклар урнаштырыла. Шушы көннәрдә Иске Туймазыда Яңа һәм Гарифуллин урамнары чатында чираттагы һәйкәл пәйда булды. Әйткәндәй, Гарифуллин урамы 1980 елның апрелендә Әфганстанда батырларча һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә шулай аталган.
– Рядовой Тимергали Тимергази улы Гарифуллин 1979 елда армиягә чакырыла, – ди Иске Туймазы авыл советы башлыгы Радис Вәлиәхмәтов. – “Учебка”дан соң Әфганстан Демократик Республикасына эләгә, анда дошманнарның утлы нокталарын тар-мар иткәндә батырларча һәлак була. 20 яше дә тулып өлгерми кала. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Мин ул чакта мәктәптә укый идем, әмма аны җирләгәнне яхшы хәтерлим. Солдатны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы килде.
Бер урамга шундук аның исеме бирелде. Һәйкәлне исә озак вакыт куя алмадык. Фикеремне хуплаган чәмле кешеләр табылды ярый.
Башта стела урнаштырырга яисә мәрмәр-дән кара лалә ясарга уйладык. Әфганстанда һәлак булган егетләрнең гәүдәсен туган иленә ташыган “АН-12” самолётын халык телендә шулай атыйлар. Әмма вертолётка тукталдык. Чөнки анда шунсыз бер генә операция дә үтми. “Ми-24” вертолёты – бу сугышның билгесе, ул штурмлауда катнаша, десант төшерә, яу кырына хәрби кирәк-ярак һәм азык-төлек ташый, яралыларны алып чыга. Дөресен әйткәндә, бу хәрби вертолётның металл кысасы гына булыр дип уйлаган идем. Әмма авылдашларыбыз – агалы-энеле Азамат һәм Фәнзил Нәҗметдиновлар һәм Октябрьскийдан Илнур Юнысов өчкә бер масштабында “Ми-24” вертолёты макетын әзерли алды.
Өчесе дә алтын куллы: металл белән дә, агач белән дә эшли, эретеп ябыштыру һәм кузов эшләрен башкара ала. Хәрби машинаны алар төп эшләреннән бушаган вакытта берничә ел ясады.
– Беребезнең дә мондый тәҗрибәбез юк иде, – ди Фәнзил Нәҗметдинов. – Башта китаплар һәм интернет актардык – вертолётның төзелешен, сызымнар өйрәндек, масштабын исәпләдек. “Вертушка”ны гаражда ясау уңайлы булсын өчен аны өчләтә бәләкәйләтергә карар иттек. Әмма аннан соң да әле озынлыгы алты, канатлары биш метрлы килеп чыкты. Бурычны үтәп чыгарга металл белән эшләү осталыгы һәм түземлек ярдәм итте. Барысы да шома гына бармады, әмма юлыбыздан читкә тайпылмадык – макет вертолёттан аерылырга тиеш түгел. Кабина төсмерләнә башлагач, җиңел суладык – дөрес юлдан барабыз, димәк.
Чып-чын вертолёт килеп чыккан. Аның ишекләре ачылып-ябыла, канатлары әйләнә. Моннан тыш, анда якынлашкан кешеләр һәм үтеп барган машиналар тәэсирендә эшли башлаган хәрәкәт датчиклары көйләнгән. Аларны күргәч, техника җанлана – канатлар әйләнә, фаралар кабына, музыка уйный башлый.
– Хәрби машинаны әзерләргә байтак вакыт һәм акча таләп ителде, әмма беребез дә үкенмәде моңа, – дип дәвам итә оста. – Вертолётны урнаштыргач, беренчеләрдән булып Әфганстанда һәлак булган егетнең үги әтисе рәхмәт әйтте. Төп бүләк шушы безгә.
800 килограммлы макет тимер-бетон терәккә кран ярдәмендә күтәрелгән. Әмма вертолёт һавада очып йөргән шикелле.
Һәйкәлне әзерләүдә Денис Латыйпов (“Панакс-Агро” җәмгыяте), Марат Гайфуллин («Овощевод» җәмгыяте), Сергей Поляков (“Новатор” җәмгыяте) ярдәм иткән, нигезен күтәрүне исә авыл советы үз иңенә алган.
Һәйкәлне төзекләндерү моның белән генә төгәлләнмәгән. Мәйданчыкны киртәләргә, тигезләргә, җәяүлеләр сукмаклары салырга кирәк. Нигезне гранит кантарлар белән ныгыту һәм тирә-ягын яшелләндерү күздә тотыла. Моңа акча һәм техника таләп ителә, алар исә авыл советында юк. Шуңа күрә искетуймазылылар теләсә нинди ярдәмгә шат.
Читайте нас