Алар тарафыннан базарга чыгарылган сөт ризыкларының күләме саллы гына: былтыр декабрьдә шуларның берсе – Бөре сөт ризык-лары комбинаты сатуга 332 тонна, “Серафимовка” җәмгыяте (Туймазы районы) 105 тонна сөт продукциясе – йогырт, кефир, ряженка, май, каймак, пастеризацияләнгән сөт озаткан. Халык борчуга калган – яңа ел бәйрәмнәре алдыннан безнең организмга күпме зарарлы ризык эләкте икән?
– Борчылу өчен сәбәп юк, – ди Туймазы районы һәм Октябрьский шәһәре ветеринария станциясе дәүләт-бюджет оешмасы җитәкчесе Илгиз Насыйбуллин. – Ассызыклыйм – сүз зарарлы продукция җитештерү турында түгел, предприятиеләрнең Федерациянең “Меркурий” дәүләт мәгълүмат системасы белән килешенмәгән эшчәнлеге турында бара. Исегезгә төшерәм, бу системаның төп бурычы – ветеринария табиблары раслаган кәгазь ветеринария сертификатларын электронга алыштыру. Бу документларны әлеге система аша рәсмиләштерү вакытны янга калдырырга, эшкуарларның чыгымнарын киметергә һәм күз уңындагы продукциянең автоматик исәбен алып барырга ярдәм итәчәк. Бу исә үз чиратында чимал тәэминаты һәм продукция җитештерүдән алып, аны ахыргы кулланучыга илтеп җиткерүгә кадәр – йөк партиясенең үткән юлын күздә тоту мөмкинлеге бирә.
Әмма барлык әзер сөт продукциясе өчен “Меркурий” системасында электрон ветеринария-раслау документларын рәсмиләштерү 1 ноябрьдән генә мәҗбүри. Барлык җитештерүчеләр дә бу эшкә вакытында кушылып китә алмады.
– Игътибар үзәгенә нәкъ без эләктек, – дип канәгатьсезлеген яшерми “Серафимовка” җәмгыяте баш директоры Илдар Еникәев. – Без “Меркурий” белән тулысынча ноябрьдә, складларыбызда әзер продукция запаслары туплангач кына эшли башладык. Шул рәвешле декабрьдә, продукция кибет киштәләренә эләккәч, безне сөтне аз сатып алуда, әзер продукцияне исә күбрәк сатуда гаепләделәр. Һәм нәтиҗә ясадылар, без үз сөт ризыкларыбызны билгесез чималдан җитештерәбез имеш.
Бәхеткә, хәлгә тиз арада ачыклык кертелде һәм республиканың баш дәүләт ветеринария инспекторы серафимовкалыларга кисәтү ясау белән генә чикләнде.
– Әмма ветеринария-раслау документларын дөрес яисә үзвакытында тутырмаган өчен безне киләчәктә дә җаваплылыкка тарттырулары ихтимал, – ди Еникәев. – Чөнки “Меркурий” системасы эшли башлаганчы мөһим нечкәлеккә берничә тапкыр игътибар ителде: киң кулланылыштагы интернетка керү (бу исә ветеринария-раслау документларын рәсмиләштерү өчен мотлак шарт) мөмкинлегеннән мәхрүм эшкуарлар системага кергәндә каршылыкка очраячак. Безнеке кебек авылларда исә бу күренеш тоташ күзәтелә.