Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Ясно
Көнүзәк
16 Января 2020, 07:10

Хач ману чарасына дүрт чан җиһазланачак

19 гыйнвар – Крещение бәйрәмендә байтак халык үзен “морж” сыйфатында сынарга карар итә һәм бозлы бәкегә чума.

Бу көнне су сихәтле көчкә ия дип санала. Зәмһәрир суык-ларда суга чумып чыксаң да авырмыйсың, ел буена җитәрлек сәламәтлеккә тиенәсең икән.
Туймазы районында дүрт чан җиһазланачак: Туймазыда Изге Андрей гыйбадәтханәсе биләмәсендә; Воздвиженка авылында Крестовоздвиженский гыйбадәтханәсе каршында; Югары Троицкий буасында; “Кандракүл” тау-чаңгы комплексында (Кандра-Котый авылы).
Анда кешеләр бәкегә төшәлсен өчен яктыртылган хәвефсезлек коридоры (күчмә агач басмалар куелачак һәм такта түшәләчәк) тәэмин ителәчәк. Медиклар, полиция, Гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкилләре кизү торачак.
Әмма табиблар бу көннәрдә ачык сулыкларда су коенуга сак карарга өнди.
Бер тапкыр салкын температура тәэсиренә дучар булу сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Әгәр сез махсус әзерлексез икән, Крещениедә су коенуның хәвефсез ысулын сайлагыз – салкынча душ кереп, изге су белән ваннада коеныгыз. Йөрәк, кан тамырлары авыруларына дучар, кан басымы югары булган, эпилепсия белән авырган, кешеләргә бәкегә чуму катгый тыела.
Әгәр үзегезне тулысынса сәламәт дип санасагыз һәм бәкегә чумарга тәвәккәлләсәгез, аның алдыннан җылынып алыгыз. Суда ике минуттан артык торырга ярамый, югыйсә, көр кәефкә тиенәсе урынга салкын тидерәчәксез. Аннары сөлге белән ышкынырга, киенергә, җылы бинада чәй эчәргә кирәк.
Читайте нас