Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Көнүзәк
14 Января 2020, 13:00

Тере хоккейчыларны күрдек

Ирем, кызым һәм улым - “Салават Юлаев” хоккей клубының иң тугры җанатарлары.

Ирем, кызым һәм улым - “Салават Юлаев” хоккей клубының иң тугры җанатарлары. Көн булсынмы, төнме - алар үткәргән бер генә уенны да калдырмый алар. Матч барганда фатир түшәме күтәрелә... Телевизорның эченә кереп китеп диярлек карыйлар. Кызымның туган көненә бүләк ясарга уйладым - “Салават Юлаев”ның “Динамо” (Рига) белән үткәргән уенына билет сатып алдым.
Безнекеләр чыннан да лаек чыгыш ясады ул көнне. Ригалыларны коры исәп (5:1) белән җиңделәр. Балаларым хоккейчылар белән аралашып, фотога төшеп, күңелләре булып кайтты бу сәфәрдән.
«Салават Юлаев» исә КХЛның “Зур хоккей” дип аталган даими чемпионатының күчмә турнирына юлланды. Николай Цулыгин командасы Нур-Солтаннан “Барыс” һәм Екатеринбургтан «Автомобилист» командаларына каршы матч үткәрәчәк. Команданың тренер штабы сәфәргә 29 хоккейчыны алган. Якташларыбызга уңышлар телик.

Рәфинә ХӨСӘЕНОВА.

Читайте нас