Республиканың психоневрология интернатлары һәм коррекцияләү мәктәпләре арасында чаңгы узышлары һәм адым чаңгылары спартакиадасында Туймазы 2нче коррекцияләү интернат-мәктәбенең сигез тәрбияләнүчесе катнашты. Ярышларның ике төрендә дә алар дүрт алтын, дүрт көмеш, ике бронза медаль яулады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Туймазы командасы җиңүче дип танылды, алтын медаль яулаган Алиса Хәкимова һәм Александр Стафеев республиканың җыелма командасы исәбендә Бөтенрусия адым чаңгылары ярышларында катнашачак. Алар озакламый Төмән өлкәсендә үтәчәк.
Туймазылыларны ярышларга 2нче коррекцияләү интернат-мәктәбенең физкультура укытучылары Венер Галиуллин һәм Лилия Самсонова әзерләгән.
– Балаларның шундый югары нәтиҗәләргә ирешүен көтмәгән идек, – дип сөйли Лилия Самсонова. – Бу әлегә спортның яңа төре. Башта спорт җиһазын ничек кулланырга да белми идек. Интернеттан куллану тәртибен күчереп алдык, Уфада осталык дәресендә булып кайттык. Чаңгыда ярышу белән шөгыльләнгән балалар өчен күнегүләр җиңел бирелде. Бөтенрусия ярышларында да уңышлы чыгыш ясарлар дип өметләнәбез.