Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Ясно
Көнүзәк
14 Января 2020, 06:35

“Розовый слон” өчен нәтиҗәле ел

Бөтенрусия бәйгесенең республика өлешендә сынлы сәнгать студиясе “2019 елның уңышлы җәмәгать проекты” дип танылды

Узган ел ахырында Уфада Бөтенрусия “Елның уңышлы җәмәгать проекты” бәйгесенең төбәк өлешенә йомгак ясалды. “Өметле үсүче җәмәгать кәсебе” бүлегендә якташыбыз – “Розовый слон” сынлы сәнгать студиясе җитәкчесе, эшкуар Зилә Васильева җиңүче булды.
– Бер-ике ел элек без ирем белән “Елның иң уңышлы җәмәгать проекты” бәйгесенең бүләкләү тантанасына эләккән идек. Бик ошады анда безгә, – ди Зилә Флүр кызы. – Шуңа күрә былтыр июльдә яңа бәйге башлангач, мин анда катнашырга карар иттем. Фото һәм видеоматериаллар әзерләү, катнашуга гариза тутыруны ирем үз иңенә алды. Моңа бер атна вакыт таләп ителде. Документларны җибәрдек һәм бу хакта оныттык. Ел азагында исә мине республикабыз башкаласына чакырдылар һәм бүлекләрнең берсендә җиңүче дип игълан иттеләр. Диплом һәм сын белән бүләкләделәр. Иңемдә канатлар үскәндәй булды – үз эшемне арытаба үстерү теләге туды.
Зилә Васильева юнәлешле белемгә ия. Ул Башкортстан педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. Мәктәптә рәсем дәресләре укыткан, Балалар (үсмерләр) иҗат йортында сынлы сәнгать түгәрәге алып барган, район Хакимиятенең мәгариф идарәсендә эшләгән. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр булган.
– Әмма өйдә эшсез утыра алмадым һәм 2014 елда үземнең сынлы сәнгать студиясен ачтым. Анда кимендә дүрт яшьлек балалар шөгыльләнә, – дип дәвам итә ул. – Ни өчен нәкъ шушы яшь төркемчәсен сайладым? Бу балаларны сәнгать мәктәбенә алмыйлар әле. Әмма үсә-үсә баланың үз-үзенә ышанычы, шуның белән бергә сурәт төшерүгә кызыксынуы сүрелергә мөмкин.
Башта “Розовый слон” сынлы сәнгать студиясендә ике, аннары биш бала шөгыльләнә, хәзер алар 50. Алар сурәт төшерә, пластилин һәм балчыктан әвәли, графика һәм кәгазь пластикасы белән шөгыльләнә. Балаларның эше җәмәгать челтәрләрендә урнаштырыла, район һәм республика бәйгеләрендә һәм чараларында тәкъдим ителә, төбәк китапханәләрендә һәм туган як музеенда күргәзмәләр оештырыла.
Һәр дәрес барышында балалар сурәт төшереп кенә калмый, әйләнә-тирә мохит турында байтак мәгълүмат туплый. Мәсәлән, педагог аю сурәтләргә кушса, башта бу җанварның гадәтләрен, аның яшәү шартларын өйрәнәләр, аннары гына эшкә керешәләр.
Сынлы сәнгать студиясендә тәрбияләнүче 19 баланың сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, кәнәфидә хәрәкәтләнүчеләр дә бар. Башта бик авыр аларга, әмма Зилә Флүр кызы акрынлап тыңлаусыз кулларына пумала тотарга, кәгазьгә сурәт төшерергә, пластилин һәм балчык белән эш итәргә өйрәтә.
Читайте нас