Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Көнүзәк
14 Января 2020, 07:50

Нәзек тасмадан торба хасил була

Туймазы Кулибиннары санлы идарәле линия уйлап табу һәм лазер кискече урнаштыру белән мәшгуль

Туймазы эшкуары Рафаил Вәлиев металл прокаты һәм профнастил сатудан башлый. Сәүдәнең тотрык-лы үсеше кәсепчене бер фикергә этәрә – җиһаз сатып алып, металл эшләнмәләрне үзаллы җитештерә башларга карар итә. Бу максатта 2011 елда шәһәр читендәге буш биналарны арендага алырга була. Шулай итеп, Туймазыда “Туймазы торба заводы” җәмгыяте барлыкка килә
Тимер кисәкләре – 9 мең, тимерчыбык – 59
– Шәһәрнең сәнәгать төбәгендә урнашкан корпуслар ул вакытта коточкыч хәлдә иде. Түбәдән су үтә, стеналары купшаклап, җимерелә башлаган, идәнен сөйләп торасы да юк. Әмма мин тәвәккәлләргә булдым, – дип искә ала Вәлиев бүген.
Яңабаштан сәнәгать кору өчен таныш эшкуардан бурычка күпләп акча алып тора. Өч ел дәвамында кеременең саллы өлешен аңа биреп бара, шулай ук сәнәгатькә сала. Тоташ алганда үз “сабыена” 45 миллион сумлап сарыф итә ул.
– Үзем өчен кулай торба җитештерү-прокатлау станогын Харьковтан юллап таптым, – дип искә ала Рафаил Өлфәт улы. – Ул яңа түгел, әмма ышанычлы һәм нәтиҗәле. Аның редукторын һәм двигателен алыштырасы гына булды. Әмма төп өстенлеге – торбага шакмак яисә түгәрәк форма бирүче валлар җыелмасы. Алар үзенчәлекле маркалы корычтан ясала, контур-сыгылмалары төрле-төрле, җитештергән вакытта махсус чыныктыру режимы һәм төгәл математика исәпләре таләп итә. Шуңа күрә минем өчен инструмент-җиһазлар участогы булдыру төп бурычка әверелде.
Шулай итеп эшкуарның ярашлы токарь, фреза-шомарту станоклары, тоткарлыксыз эшләргә сәләтле валлы җиһаз ясаячак тәҗрибәле эшчеләр һәм конструкторлар эзләү мәшәкатьләре башлана. Үзенә бу уңайдан Лениногорск торба заводы белгечләре нык ярдәм итүен билгели ул, алар һәрбер торба өчен аерым вал-үзәкләр тупланмасы әзерли.
Яңа сәнәгатьне техника ягыннан җиһазлау шуның белән генә төгәлләнми. Берничә елда предприятиедә бөгү станогы, чыныктыру миче, гильотина, механика пычкысы барлыкка килә, шушы көннәрдә тагын бер токарь станогы кайтырга тиеш.
– Салымнар арта, энергия чыганаклары кыйммәтләнә, без исә продукциянең үзкыйммәтен киметүгә омтылабыз, – дип дәвам итә Вәлиев. – Мәсәлән, быел предприятиедә тимерчыбык җитештерү станогы өстендә эшли башладык. Уйлап карагыз – без тимер калдыкларын бер тоннасы өчен 9 мең сумнан тапшырабыз. Шул ук вакытта алардан бер дигән тимерчыбык җитештереп булыр иде, ул исә тоннасы 59 мең сумнан сатыла.
Безнең Кулибиннарның моңарда гына тукталырга исәбе юк – предприятие белгечләре үткенләү станогын камилләштергән (аның чит ил тиңдәше 50 мең доллар чамасы тора), күптармаклы металл эшкәртү линиясе булдыруга керешкән, ул санлы-программа идарәле булачак. Бу линияне җыйганнан соң, программачы җиһазга металл кәтүк урнаштырачак, берничә төймәгә басачак һәм әзер продукция чыга башлаячак. Шулар белән беррәттән автомат лазер кискече өстендә эш бара. Аны сафка керткәннән соң калдыклар күләме шактый кимиячәк.
Бүген Вәлиевның предприятиесендә 26 кеше эшли, алар тәүлегенә 10 километргача торба җитештерә. 17 төрдән гыйбарәт продукция Ульяновск, Екатеринбург, Казан, Пермь, Тольятти, Уфага һәм Русиянең башка шәһәрләренә озатыла.
Бездә алмаш мәсьәләсе юк
Предприятие цехлары буйлап кыска экскурсия барышында нәзек металл тасма уралган зур кәтүккә игътибар итәм.
– Бу аз дәрәҗәдә легирланган (башка металл катышкан) штрипс, сәнәгать процессы ахырында торбага әверелә ул, – дип аңлата Вәлиев. – Менә шундый тасмадан куәтле торба һәм өрлек-матчалар барлыкка килә, аларга бөтен халык хуҗалыгы таяна. Әйткәндәй, сез күптән түгел утырган урындык та безнең торбадан әзерләнгән. Без бер предприятиене металл белән тәэмин иттек, ул исә безгә аны офис өчен урындыклар рәвешендә кайтарды.
Завод цехларында эш кайный: бер урында эшче матур металл капкалар эретеп ябыштыра, икенчесендә җәю станыннан төтенләп шакмак торба чыга, өченче җирдә җитез генә валлар ремонтлана. Вәлиев сүзләренә караганда, предприятиенең бар куәтләре дә эшкә җәлеп ителгән, заказлар портфеле өч айга алдан тулган.
– Алмаш мәсьәләсен ничек хәл итәм? – дип гаҗәпләнә соравыма Рафаил Өлфәт улы. – Машина эшләүчеләр шәһәрендә зур булмаган предприятие-ләрдә андый мәсьәлә бөтенләй булырга тиеш түгел. Эштән китәләр икән, димәк, кәсеп-планына лаек хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары кертелмәгән. Бездә эшче кимендә 30-35 мең сум ала, сыйфатлы ял өчен бильярд һәм тренажёрлы иркен спорт залы, уңайлы өс алыштыру бүлмәләре, душ һәм туклану бүлмәләре бар. Предприятие белгечләрсез камилләшә алмый, һәм ул тиз сүнәчәк. Безнең максат андый түгел.

Читайте нас