Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Көнүзәк
14 Января 2020, 06:50

Мәкъсет авылына уңайлыклар килә

Авылга челтәрле су үткәрелде

Үткән елда туймазылылар өчен хәлиткеч вакыйгалар байтак булды. Шуларның берсе Илчембәт авыл советының Мәкъсет авылында – анда челтәрле су барлыкка килде.
– Авылны су белән тәэмин итү мәсьәләсе берничә дистә ел көн казагында торды, – дип сөйли Илчембәт авыл советы башлыгы Рим Гыйниятуллин. – Кое суы эчәргә яраксыз булу сәбәпле, авыл халкы озак еллар китерелгән судан файдаланды. Челтәрле су турында биредә хәтта хыялланмадылар да. Авылда 38 кеше яши һәм алар өчен генә кимендә дүрт километр магистраль сузу – нәтиҗәле түгел.
Авыл янәшәсендә генә карьер чокыган “Мәкъсет карьеры” җәмгыяте ярдәмгә килде. Район хакимияте предприятиегә мөрәҗәгать итте, алар үтенечне кире какмады һәм суүткәргеч проектлау һәм төзү өчен 6,85 миллион сум акча бүлде.
Челтәргә әлегә авылның бар кешесе дә тоташмаган. Кайберәүләр су кертүне язга калдырган, алар “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсе китергән судан файдалануын дәвам итә.
Читайте нас