Дүрт ел дәвамында “Роспотребнадзор”ның БР Идарәсе белгечләре халык сәламәтлеге һәм яшәү мохите сыйфаты күрсәткечләре буенча тикшеренүләр үткәрде.
Һаваның сафлыгын күздә тоту өчен халык санын һәм урнашу тыгызлыгын, сәнәгать төбәкләре үсешен һәм урнашуын исәпкә алып күзәтү үзәкләре урнаштырылды. Һавада зарарлы матдәләр күләме тикшерелде. Нәтиҗәдә иң саф һавалы шәһәрләр дип Туймазы, Белорет һәм Күмертау аталды. Салаватта исә хәл мөшкел. Биредә һәр кешегә елына 388 килограмм зарарлы матдә туры килә.