Стәрлетамакта шахмат буенча төбәкара турнир үтте, анда 1нче спорт мәктәбе-нең алты тәрбияләнүчесе катнашты.
Турнир берничә юнәлеш буенча оештырылды – җитез шахмат һәм блиц. София Коржова кызлар арасында ярышларның ике төрендә дә беренче урын яулады. Аделина Миңнегулова – блицта өченче. Малайлар арасында Илнар Бигалин җитез шахматта һәм блицта икенче урын яулады. Тренерлары Нәфис Муллагалиев блиц буенча өченче урынга чыкты.