Туймазылы Валерий Фомичёвның хезмәт юлы искиткеч. Башта ул Туймазы геофизика җиһазлары һәм аппаратура заводында – токарь, соңыннан “Башмелиорация” оешмасында баш механик, аннары сәнәгать предприятиеләрендә транспорт цехы начальнигы, энергетик булып хезмәт сала. Кайда гына эшләсә дә нәтиҗәлелекне арттыру тәкъдимнәре кертә. Нәтиҗәдә тәҗрибәле сәнәгатьчене шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлегенә эшкә чакыралар. Пенсиягә дә шуннан китә ул.
Менә җиде ел инде Фоми-
чёв хаклы ялда. Шушы дәвердә үзенең оста-ханәсендә бар җирдә дә йөри алырлык транспорт чаралары уйлап чыгару белән шөгыльләнә.
Валерий Владимирович балыкчы һәм аучы да әле җитмәсә. Киек-кош, балык күп, кеше аягы басмаган җирләрдә йөрү ошый аңа. Тик анда барып җитү елдан-ел авырлаша абзыйга.
– Ау төбәгенә бару өчен җиңел, бар җирдә дә үтәрлек транспорт турында күптән хыялландым, – ди Фомичёв. – Интернетны байтак актардым, әмма күңелемә ошаган үрнәк тапмадым. Барысы да авыр, күләмле.
Шулвакыт башымда гади каргизәр проекты туды: кы-са, ике күчәр, бер табак профнастил, йөк машинасының дүрт камера-тәгәрмәче таләп ителде. Кыш көне алдагы ике тәгәрмәч урынына чаңгы беркетергә була. Әгәр биш ат егәреннән артмаган мотоцикл двигателе куйсаң, ДЮХИИда теркәтү таләп ителмәячәк. Шулай итеп тәүге каргизәрем барлыкка килде. Нәтиҗәсеннән канәгать идем. Су глиссеры ясарга карар иттем. Батмасын өчен гади резина көймәгә монтаж күбеге тутырдым, чыдам, су үткәрмәүче шома тукыма белән тарттырдым, утыргыч, пропеллерлы двигатель урнаштырдым – һәм әзер.
Иң катлаулысы – һава винты ясау. Аны агачтан уеп, балансларга-тигезләргә кирәк. Һәр винт сыйфатлы агачтан ясала һәм төрле аэродинамика сыйфатларына ия. Тоташ алганда, биш төрле винт таләп ителде миңа: берсе – бозда, икенчесе – карда, өченчесе суда йөрү өчен.
– Сезнең эшләрегез сәнәгатьтә җитеште-релгән үрнәкләрдән аерыламы?
– Минем глиссерның бер мөһим өстенлеге бар: ул су керсә дә батмый. Өч кешегә исәпләнгән, авырлыгы 180 килограмм, 70 километргача тизлек җыя. Заводта эшләнгән җиһазлар күпкә авыррак, двигателе куәтлерәк. Аларны исәпкә кую, салым түләү таләп ителә.
Монда төп күрсәткеч – бәя! Аэроглиссер 50 мең сумга төште. Машинам куллануда бик гади һәм кешеләр өчен хәвефсез. Анда катлаулы, кыйммәтле электроника юк, барысы да гади корылган.
– Вездеход, аэроглиссер. Арытабан нәрсә? – дип кызыксынам уйлап табучыдан.
– Дельтаплан яисә параплан. Тырыштырып карарга иде исәп.