Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
30 Декабря 2019, 14:10

Ольга Гусакованың тылсымлы шары

Собханкул мәктәбе директоры тормыш фәлсәфәсен уртаклаша

Ольга Гусакова гомеренең байтак өлешен Собханкул мәктәбендә үткәргән. Башта – укучы, аннары педагог сыйфатында. Соңгы 15 елда биредә директор вазифасын били. Мәктәп – респуб-лика алдынгыларының берсе. Шушы чәмле, тынгысыз, үзенә дә, башкаларга да карата таләпчән ханым белән аралашканнан соң (әйткәндәй, Күсе елында туган), моның башкача булуы да мөмкин түгеллеген аңлыйсың.
Шәхес булу – төп бөрыч
– Ольга Ивановна, гадәттә Күсе билгесе астында үткән ел сезнең өчен уңышлымы?
– Гадәттә уңышлы: 24 ел элек гомеремдә иң төп бүләккә лаек булдым – улым туды. Ирем дә күсе елында туган. Димәк, бу билге минем өчен чыннан да миһербанлы.
– Гаилә әгъзаларыгыз холкында уртаклык бармы?
– Билгели ки, күселәр үз оясына мөкиббән. Бу безгә дә кагыла. Үзебезнең гаилә учагын яратабыз, ешрак бергә җыелырга тырышабыз.
– Яңа елда алган гадәт-тән тыш бүләгегез?
– Фатирга ордер. Улыбыз ноябрьдә туды, Яңа ел алдыннан исә үз торагыбыз булачагын белдек. Ордерлар түләүсез бирелгән соңгы күпкатлы йорттагы фатир иде бу, аннары торакны сатып ала башладылар.
– Үтеп баручы елның иң истәлекле вакыйгасын әйтә аласызмы?
– Улым техника югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлады, кызым аспирантурага керде. Ул булачак табиб. Хезмәт баскычы буйлап үрли алырмы, белмим. Әмма минем карашка, хатын-кызга эш кирәк. Финанс мөстәкыйльлек шәхес булып калырга ярдәм итә.
– Сез нинди нәнәй булачаксыз? Оныкларны очындыручымы?
– Мин аларны яратачакмын, күбрәк игътибар бүләчәкмен, түгәрәкләргә йөртәчәкмен, шушы зур дөньяда үзләрен ышанычлы тоярга ярдәм итәчәкмен. Мотлак китаплар укыячакмын.
– Тормыш сынауларыннан тәүге секундларда чынбарлыкка кайтырга кем ярдәм итә?
– Әлбәттә, балалар, әти-әни турындагы уйлар. Кызганычка, әти юк инде арабызда. Әнием исән һәм мин моңа чиксез шатмын.
Авыр чакларда “Унесённые ветром” фильмыннан Скарлетт сүзләре искә төшә: “Мин бу хакта иртәгә уйлаячакмын”. Мин дә шулай эшлим. Карарны хис-тойгылар тәэсирендә түгел, аек баштан кабул итү өчен. Кешегә яшәү өчен өч таяныч кирәк, бу гаилә, эш һәм дуслар.
– Сез әтиегез кызымы, әллә әниегезнекеме?
– Әти кызыдыр, мөгаен. Мин аңардан дөньяга карашны кабул иттем. Ул юк җирдә чагу вакыйга оештыра белде. Мәсәлән, туган көннәрдә һәр кунакка шаян озату оештырдык. Искиткеч бизәкле чанабыз бар иде. Иң якын кеше беренче булып утыра. Аның өе турына җиткәч, икенчесе урын ала. Дус-ишләр һаман искә алып сөйли ул чак-ларны. Мин дә, аның кебек, якыннарыма бәйрәм оештырырга яратам.
– Кешедә кайсы сыйфатларны хөрмәт итәсез, кайсылары күңелегезне кайтара?
– Уңай сыйфатлардан – уртак файдага килешә белү. Хыянәткә сәләтле кеше белән аралашырга теләмәс идем.
Пылауга мөкиббән
– Яңа ел каникулында бер китап, бер фильм һәм бер ризык сайларга кушсалар, кайсыларына өстенлек бирәчәксез?
– Каверинның “Ике капитан” китабында тукталачакмын. Аны һәрвакыт кат-кат укыйм, каһарманнарының төп өндәмәсен кабатлыйм: “Көрәшергә, эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!”
Балачакта ризыклардан пилмәнне сайлар идем. Хәзер исә иремнең үзенчәлекле ысул буенча әзерләгән пылавы. Аны дусларыбыз да, туганнар да яратып ашый. Серен чиш әле дисәләр: “Бер өстәмәсе – җанымның бер өлеше”, – дип җавап бирә ул.
– Могҗиза туу шаһиты булырга туры килдеме?
– Икеләтә салават күпере күрдем! Бу могҗиза, минемчә. Бервакыт хезмәттәшләрем белән ашханәдә утырганда, тәрәзә артында бер көтү кызылтүш килеп кунды. Искиткеч матур! Сәяхәт итү – дөньяны танып белү шулай ук могҗиза, миңа калса. Балалар бәләкәй чакта Русия буенча, шул исәптән машинада да, күп йөрдек – Кара, Азов диңгезләре, Санкт-Петербург.
Былтыр Грузия буенча искиткеч сәяхәт кылдык. Бик күп гыйбадәтханәләрдә булдык, Грибоедов каберен күрдек, Лермонтовның “Мцыри”ны язган урынны карадык.
– Педагог булмасагыз, кайсы тармакны сайлар идегез?
– Иҗатка бәйле юнәлештә тукталыр идем. Бәлки, дизайн. Матурлык, уңайлылык тудырырга яратам. Интерьер миңа нык тәэсир итә, үземнең мохитемне кулайлаштырырга тырышам.
– Мәктәп өчен Яңа елда нәрсә көтәсез?
– Яңа түбә кирәк!
– Өйдә булмаса, Яңа елны кайда каршылар идегез?
– Кара урман эчендәге акланда торган кечкенә бүрәнә йортта. Учак чытырдап янсын, тирә-якта исә көрт, тере чыршы.
– Яңа ел йолагыз бармы?
– Яңа елны мотлак гаиләбез белән каршылыйбыз, чыршы төбенә бер-беребезгә бүләк салабыз. Тылсымлы пыяла шарым бар әле минем, җитмәсә, миңа аны биш яшемдә туган көнгә Германиядән әнинең ахирәте алып кайтты. Ел саен аны чыршының очына эләм һәм теләк телим. Гадәттә тормышка аша.

Читайте нас