“Булышлык” район җыенында профессор Владимир Юлдашев, БДМУның психиатрия һәм наркология кафед-расы доценты Азат Әсадуллин, Эчке эшләр министрлыгының БР наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсе вәкиле Мәдинә Хөсәенова һәм башка экспертлар югары сыйныф укучылары һәм махсус урта уку йорты студентлары белән очрашты, агу татып карау тәкъдименнән баш тарту зарурлыгы хакында сөйләде, бу явызлыкка ничек каршы торырга кирәклеген аңлатты.
– Наркотикларга һәвәс-ләштерү көчәйгәннән-көчәя, – диде район башлыгы Айдар Суфиянов. – Бер яктан Туймазы спорт үзәге дип танылды, биредә стадионнар һәм савыктыру комлекслары күтәрелә һәм үзгәртеп корыла, Русия күләмендәге ярышлар үткәрелә, икенче яктан, наркотик сатучылар һәлакәтле эшен дәвам итә. Яшьләрнең көч-куәтен дөрес юлга юнәлтү, аларны начар гадәтләрдән курчалау мөһим.
Җыенның төп максаты туймазылыларга агуга каршы бергәләп көрәшү зарурлыгын аңлату иде. Асылда, җыен яшьләрне сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән күмәк явызлык буларак, наркотикларга каршы күләмле көрәш-профилактика чарасына әверелде. Тыеп-битәрләп кенә яшьләрне бәладән йолып калалмавыбызны аңлап, өстенлекле юллар тәкъдим ителде: аек акыллы кеше үзенә нинди шөгыль таба ала.
– Көнбатыш компаниялә-ре үпкә ялкынсынуына китергән яңа төр электрон тәмәкеләр, кече кальяннар һәм үсмерләрне еш кына реанимациягә илтеп җиткерүче снюс кертә, – ди Владимир Юлдашев. – Пациентларның берсе миңа кальян тартканнан соң үзен машинага идарә итү таныклыгыннан мәхрүм итүләрен сөйләде. Кальянга синтетика кушканнар, димәк. Бүген шул рәвешле рөхсәт ителгән матдәләрне бер-ике тапкыр кулланганнан соң наркотик-ларга бәйлелек барлыкка килергә мөмкин.
– Әңгәмәбез юкка гына “Мин һәм әйләнә-тирә мохит” дип аталмады, – ди Азат Әсадуллин. – Наркотикларга бәйлелек күпчелек очракта үсмерләрдә үзләренең ышанычлы дуслары “ярдәме белән” барлыкка килгән. Бер минут элек мин хезмәттәшләрем белән ватсапта 20 яшьлек егетнең язмышын тикшердем. Ул берничә тапкыр спайс тарткан һәм көчле психоз халәтенә эләккән. Хәзер без аны психиатрия хастаханәсенә озатырга тиеш.
Егетләр һәм кызлар, абруегызны мавыгуларыгыз, казаныш һәм уңышларыгыз исәбенә күтәрегез. Нәкъ менә алар дәрәҗәгезне арттырачак, модага кергән снюслар, спайслар һәм башка агу түгел.
– Ел башыннан без снюс саткан 13 рөхсәтсез интернет-кибет эшчәнлеген туктаттык, – ди Мәдинә Хөсәенова. – Бу эштә безгә шундый интернет-мәйданчыкларны күзәтеп барып, хәбәр итүче ирек-ле ярдәмчеләр булыша. Аларны туктатырга сез дә ярдәм итәләсез. Спайс, минерал тозлар тәкъдим итүче сәхифәләргә юлыксагыз, “Роскомнадзор” порталына кереп, гариза тутырырга һәм аңа чыганакка сылтаманы беркетергә кирәк. Бу сәхифәне тиз ябачаклар.