Яңа ел – үзенчәлекле бәйрәм. Тылсымлы бетергеч кебек, ул тормышыбыздагы бар күңелсезлекләрне хәтердән җуеп ташлый, шатлыклы һәм күркәм вакыйгаларның әһәмиятен арттыра. Бүләкләр, могҗиза, яхшы кәеф, елмаю һәм бәхет көтү вакыты бу. Шулай ук үткәннәргә күз ташлау, үткән елга йомгак ясау өчен дә сәбәп: нинди булды ул, тормышыбызны ничек үзгәртте. Ел саен күркәм йола буенча район Хакимияте башлыгы Айдар СУФИЯНОВ белән үткән әңгәмәбез бүген шул хакта.
Киләчәккә саллы мая
— Айдар Рифгатович, ел төрле уңыш-казанышларга бай булды. Шуларның берничәсен генә телгә алып китик әле.
— 2019 ел кызыклы һәм нәтиҗәле булды. Һәм төрле вакыйгаларга бай, шул исәптән Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланганнарына да. Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау төп сәяси вакыйгага әверелде.
Район халкының кимендә 83 проценты Радий Хәбиров өчен тавыш бирде.
Авыл биләмәләре Советларының депутатлар корпусы да шактый яңарды. Иманым камил, без бергәләшеп муниципалитетны үстерү өчен бик күп эш башкарачакбыз.
Бу ел сәнәгать өчен яхшы булды. 11 айда икътисади эшчәнлекнең барлык төрләре буенча әйләнеш 27 миллиард сумлап тәшкил итте. 2018 елга чагыштырганда бу 2,7 процентка азрак. Әмма, килгән мәгълүматлардан күренүенчә, ахыр чиктә ел йомгаклары 2018 елга тиңләшәчәк. Иң мөһиме – предприятиеләрдә заманча җиһаз барлыкка килә, яңа төр продукция үзләштерелә, сәнәгать күләме арта, яңа контрактлар төзелә.
Шушы елның 11 аенда авыл хуҗалыгында тулаем продукция күләме 7,4 миллиард сумнан артты (2018 елга карата 101%). Әлеге күрсәткеч буенча без республиканың алдынгы өч районы исәбендә. Шушы саннар артында – “Нерал-Матрикс” хуҗалыгында сөт сәнәгатен үстерү, йөзәр миллион сумнарын үз хуҗалыкларын камилләштерүгә салган теп-лица хуҗаларының куәтле алга китеше, үсемлекчеләрнең җентекле һәм нәтиҗәле эше – аларның тырышлыгы ярдәмендә район беренче тапкыр 84 мең тонна ашлык җыеп алды. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең исемнәре бөтен төбәктә һәм илебездә танылган: быел “Серафимовка” җәмгыяте “АгроКомплекс-2019” җыенында бүләкләнде, “Туймазыагрогриб” крестьян-фермер хуҗалыгы “Үз туфрагында вешенка игүче алдынгы Русия фермасы” дип танылды.
Былтыр 11 айда районда 219 эш урыны булдырылды, уртача айлык хезмәт хакы 34,5 мең сум тәшкил итте (2018 елның шушы чорына карата үсеш 7,5%).
— Соңгы елларда илебезнең төзелеш тармагы катлаулы чор кичерә. Бу безнең районда да чагылдымы?
— 2019 елда 70 мең квадрат метр чамасы торак файдалануга тапшырылды. Дөрес, былтыргыга чагыштырганда бераз азрак. Әмма төзүчеләр эш тизлеген киметкән дигән сүз түгел бу. Шәһәрдә һәм зур авылларда тузган торактан арыну программасында катнашу исәбенә яңа мәйданчыклар барлыкка килә, берничә күпкатлы йортны күтәрүгә әзерлек бара яки алар инде төзелә, Чулпанда коттедж төрендәге йортлардан тоташ бер төбәк проекты әзерләнә. 2019 елда без алга куәтле омтылыш өчен нигез салдык, ул ике-өч ел дәвамында ел саен 90 мең квадрат метргача торакны сафка кертү мөмкинлеге бирәчәк.
Төзелеш турында сүз кузгаткач инде – былтыр республика җитәкчеләре ярдәме белән мөһим җәмәгать объектлары файдалануга тапшырылды: Чулпан-2 төбәгендә һәм Дуслык авылында балалар бакчалары, Кандрада физкультура-савыктыру комплексы; 5нче мәктәпне үзгәртеп кору һәм “Олимпиец” спорт-савыктыру комплексын, “Спартак” стадионын җентекле ремонтлау дәвам итә.
Балалар дәваханәсен, Островский урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын, Имангул авылында ФАП төзү төгәлләнә.
Өч ел дәвамында Туймазы, Серафимовка, Кандрада җылылык тәэминаты буенча күләмле программа тормышка ашырыла. Башта заманча казанлык төзелде, хәзер максатка ярашлы рәвештә җылылык челтәрләре алыштырыла. Шул исәптән йорт яны биләмәләрендә. Дөрес, ягып җылыту чоры башланганда кайбер кыенлыклар туды: теләсә кайсы авария яки авариягә китерү ихтималы белән янаган хәл-шартларны мәшәкатьле участокларны ямап кына калмыйча, бер тапкыр җентекле ремонтлау исәбенә хәл итү өчен файдаланырга тырыштык. Эш шул сәбәпле тоткарланды. Әмма бүген барысы да үткәндә һәм быелгы кыш, иманым камил, шушы эшне юкка башкармавыбызны күрсәтәчәк.
Федерация һәм төбәк программалары кысаларында автотрассалар чәмле төзелде һәм тергезелде.
Тоташ алганда, 38 километр юл ремонтланды, моңа 105 миллион сум сарыф ителде.
Моннан тыш, без беренче тапкыр беркайчан да асфальт булмаган авылларда юл түшәмәсе сала башладык. Атап әйткәндә, Тирән-Елга авылында кимендә җиде километр автомобиль юлы төзелде (объектның бәясе 152 миллион сумнан артык).
Районны яктырак, ямьлерәк итик
— Районның кайбер федерация һәм төбәк программаларында катнашуы шәһәрнең һәм зур авылларыбызның байтак төбәкләрен үзгәртергә ярдәм итте. Мәсәлән, “Хәсрәтле ана” һәйкәле яшьләрне дә, өлкән буын туймазылыларны да җәлеп итә.
– Шуның белән беррәттән “Родина” мәдәният йорты тирәсендәге биләмә, татар драма театры янындагы сквер, Октябрь мәйданы да күркәмләнде. Федерациянең “Заманча шәһәр мохите тәэмин итү” программасы ярдәмендә, анда исә районның тугыз торак үзәге катнашты, 13 җәмәгать биләмәсе төзекләндерелде.
Авыл биләмәләрендә скверлар, сукмаклар, һәйкәлләр, мәдәният йортлары биләмәләре, спорт мәйданчыклары төзекләндерелде.
Республиканың “Башкортстан ихаталары” программасын да билгеләп үтәм, аның кысаларында районның алты торак үзәгендә 13 ихата биләмәсе төзекләндерелде. Тоташ финанслау күләме 85 миллион сумлап диярлек тәшкил итте.
Республиканың “Тышкы яктылык системасын яхшырту” программасы исәбенә 18 биләмәдә өстәмә урам яктырткычлары урнаштырылды, булган яктырткычларның гади лампалары чыдамрак ут-диодлыга алыштырылды.
Ниһаять, күпфатирлы 33 йорт республиканың җентекле ремонт программасына кертелде. Моның өчен 87 миллион сумлап акча бүленде. Шулай ук күпкатлы 41 йортта 136 подъезд ремонтланды (тоташ алганда 36 миллион сум).
— 2020 елда нинди бурычларны хәл итү күзаллана?
— Хәзер төп юл кичүләрен камилләштерү-яңартуга, шәһәр үзәгендә тимер юл аша җәяүлеләр кичүе төзүгә әзерлек бара. Тимер юл магистральләре астыннан өстәмә тоннель яки яңа юл кичүе төзү мәсьәләсе тикшерелә.
Тагын бер “авырткан урын” – шәһәребезнең мәгариф оешмаларындагы хәл. Алар укучыларын сыйдыра алмый башлады. Бу мәсьәләне янкормалар төзү, ярдәмче биналарны укыту сыйныфлары сыйфатында куллану исәбенә хәл итәргә уйлыйбыз. Әмма безнең өчен төп бурыч – Туймазыда 1000 урынлык яңа мәктәп төзү.
— Сез даими рәвештә халыкны кабул итәсез. Аларны бүген нәрсә борчый?
— 2019 елда район Хаки-миятенә халыктан кимендә 10 мең мөрәҗәгать килде, 1,5 меңләбе – “Инцидент менеджмент” системасы аша. Сорауларның күбесе торак-үткәргечләр тармагына кагыла.
Дөрес, халык безнең алга бик еш кискен, хәтта ки «уңайсыз» сорау-бурычлар куя. Әмма алар үзәккә үткән мәсьәләне урыныннан кузгату өчен җитди тәэсирле ысулга әверелде. Мәсәлән, кайбер зур авыллардагы юлларны ремонтлау, берничә авылны су белән тәэмин итү мәсьәләләре бу.
Безне хәтта Кытайда да беләләр
– Җәмәгать тармагында 2019 ел нәрсәсе белән истә калды?
– Шатлану һәм горурлану өчен сәбәп җитәрлек. Мәсәлән, медицинада җитди алга китеш бар. Балалар хастаханәсеннән кала, бездә травматология һәм хирургия корпуслары төзеләчәк – ул республиканың җентекле төзелеш объектлары исемлегенә кертелгән һәм хәзер аның проекты өстендә эш бара. Шәһәрдә һәм авыл амбулаторияләрендә тузган автотранспорт урынына яңа махсус автомобильләр барлыкка килде, заманча җиһаз кайтарыла. Ниһаять, районга бервакытта да берьюлы 37 табиб-белгеч кайтканы юк иде әле. Бу аларның кытлыгын шактый киметү мөмкинлеге бирде.
Мәгариф тармагы өчен дә уңышлы килде бу ел. БДИ нәтиҗәләре буенча безнең район – республика алдынгыларының берсе.
– Районда физика буенча өч 100 баллчы. Бу безнең педагогларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Аларның исемнәре һөнәр бәйгеләрендә яңгырый, – дип дәвам итте Айдар Рифгать улы. – Районда мәдәни тормыш та кайный. Туймазы татар дәүләт драма театрында чагу премьералар үтте. “Сәфәр” үрнәк хореография ансамбле Халыкара “Кара диңгез риваятьләре” бәйге-фестиваленнән Гран-при алып кайтты.
Былтыр спортчыларыбыз тарафыннан яуланган төрле дәрәҗәдәге казаныш һәм җиңүләрне санап китү байтак вакытны алачак. Аларның кайберләрен генә телгә алып китәм. Оксана Пушкарева Бөтендөнья Махсус Олимпиада уеннарының «бронза» бүләген, Лилиана Сәлимҗанова юниорлар арасында самбо буенча Дөнья беренчелегендә җиңү яулады, Айнур Сыртаев көрәш буенча Дөнья кубогына, Рәзил Шәбиев юниорлар арасында көрәш буенча Дөнья кубогына ия булды, Кристина Маликова кикбоксинг буенча дөнья чемпионатында “бронза” алды.
Ниһаять, безнең “Девон” хоккей командасы икенче ел рәттән Кытайда халыкара уеннарда Русия Федерациясен тәкъдим итә, фуболчыларыбыз исә БР чемпионатында бронзага лаек булды.
– Яңа ел якынлашкан саен без үзебезне бераз бала итеп тоябыз. 2020 елда нинди теләкләрегезнең тормышка ашуын көтәсез?
– Районның кереме артуын, халык үтенечләрен үтәү мөмкинлеге биргән хезмәтләрнең тагын да чәмлерәк эшләвен.