Туймазы шәһәре дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы Алла Вилданова хәбәр итүенчә, район Хакимиятенең утырыш залында беренче вебинар тыңланды. Анда район Хакимияте, торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче ком-панияләре вәкилләре, махсус урта уку йортлары һәм халык белән эшләүгә җәлеп ителгән оешмалар директорлары катнашты.