Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Көнүзәк
26 Декабря 2019, 07:20

Сәләтле балалар өчен әкият

Чәршәмбе көнне 250 укучы район Хакимияте башлыгы чыршысында катнашты

25 декабрьдә Балалар (үсмерләр) иҗат йортында ел дәвамында тик яхшы билгеләргә генә укыган, фән олимпиадаларында катнашкан, фәнни эшләр башкарган, спортта медальләр яулаган укучылар җыелды.
Аларны якынлашып килгән Яңа ел белән район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов котлады.
– Сез бик тырыштыгыз, яхшы укыдыгыз, төрле ярышларда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаштыгыз. Нәтиҗәдә хәзер районыбыз турында рес-публикадан читтә дә беләләр. Киләчәктә дә уңышларга ирешеп, әти-әниләрегезне һәм укытучыларыгызны сөендерерсез дип өметләнәм. Һәм мондый очрашулар тагын булачак әле дип уйлыйм, – диде Айдар Рифгать улы.
Районның алдынгы биш укучысына ул республика Башлыгы стипендиатлары дипломнарын тапшырды.
Соңыннан балаларга театрлаштырылган тамаша тәкъдим иттелде. Кыш бабай, Кар патшабикәсе һәм Үлемсез Кощей аларны әкият дөньясына әйдәде. Бәйрәмне йомгаклап, чыршы тирәли биеделәр, аннары балаларның һәркайсына татлы бүләк һәм китап тапшырылды.
Читайте нас