Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Көнүзәк
26 Декабря 2019, 07:00

Чыныккан кешеләр

Чыныккан кешеләр

Туймазы төбәк эзләү-коткару отрядында 22 кеше эшли, аларның һәркайсын үз эшенең осталары дип атарга мөмкин. Аларның барысы да медицина һәм психология ярдәме күрсәтә, хәрабәләрдә эшли, янгын сүндерә белә, сәнәгать альпинизмы нигезләреннән хәбәрдар, махсус техника йөртә.
– Әмма коткаручының физик халәте начар икән, бу гына аз, әлбәттә, – ди отряд җитәкчесе Эдуард Шәгалиев, – шуңа күрә ашыгыч чакыртулардан бушаган вакытта без гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнәбез. Таләпләр үтибез, һөнәр осталыгы ярышларында катнашабыз.
Ел башыннан отряд хезмәткәрләре тарафыннан 1445 кеше, шул исәптән 1018 бала коткарылган. Казалар санын киметү өчен коткаручылар аңлату эшчәнлеге белән шөгыльләнә – отрядта укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә, һәвәскәр-балыкчылар, гомерен хәвефкә дучар итеп, туңып бетмәгән яисә эреп барган бозда балык кармаклаган сулыкларга чыга.
– Бәлагә тарымаячакларына шулкадәр ышанган алар, – дип дәвам итә Шәгалиев. – Шуңа гади хәвефсезлек чаралары да кулланмыйлар – аларның коткару бишмәте дә, янәшәсендә суга төшкән очракта коткаручылар килгәнче тотынып торырлык такта кисәге дә юк.
Эзләү-коткару бүлекчәсе иртәнге сәгать 8дә тәүлеклек сменага баса. Бүлекчәнең алты әгъзасы бүген нәкъ кемне коткарачагын белми – урманда адашкан сәяхәтчеме ул, авариягә эләккән шофёрмы яисә фатирында бикләнеп калган, хәбәр-хәтере булмаган өлкән яшьтәге ялгыз абзыймы.
Кизү тору – хәрбиләрчә. Димәк, шушы дәвердә аларга уяу һәм чиксез игътибарлы булу зарур. Әмма шул ук вакытта эштән соң киеренкелектән арынырга – балаларның һәм картларның курыккан йөзләрен, юл-транспорт казасында имгәнгән гәүдәләрне һәм яньчелгән машиналарны онытырга өйрәнергә кирәк.
– Вакыйга урынына фаҗигадән соң барып, кешегә ярдәм итә алмасаң, чарасызлык тойгысы били, – дип сөйли коткаручы-шофёр Фәнил Фазлыев. – Аның каравы, вакытында килеп җитеп, синең ярдәм белән аның гомеренә бер куркыныч та янамый икән, – үзеңнең тәгаенләнешеңне аңлау тойгысы кичерәсең. Мин гомер буе шофёр булып эшләдем – кошчылык фабрикасында да, “ДорСтрой”да да хезмәт салдым. 2008 елда шәһәрдә эзләү-коткару отряды барлыкка килгәч, шунда барырга кирәклегемне аңладым. Бу вакытка шофёр таныклыгының барлык категорияләренә дә ия идем инде. Өстәвенә, мин көймә йөртүче дә, каргизәргә дә идарә итә алам. Әмма мине укырга җибәрделәр һәм сынау чорын узгач кына эшкә кабул иттеләр.
Эшебез кызыклы, фаҗига-ләрдән кала, мәзәк хәлләр дә була. Бервакыт бер ирне агач башыннан төшерергә туры килде. Ару гына салып алган яшь кеше хатынын көнләшә. Аны фаш итү өчен агач башына менә – янәсе аның очыннан ир белән хатын яшәгән тулай торакның бүлмәсе яхшы күренә.
Әмма Шерлок Холмс вазифасын үтәргә насыйп булмый аңа. Уяу күршеләр агач башында карак утыра дип уйлап, полиция чакырта. Тик полиция вәкилләре аны төшәргә мәҗбүр итәлми, безне чакырта. Әмма безнең үгетләүләрнең дә тәэсире булмагач, бензин пычкысын кабызырга һәм агачны кисәбез хәзер дип янарга туры килде. Нәтиҗәдә агачка баскыч куеп, көнчел иргә җиргә төшәргә ярдәм иттек.
Кайвакыт эшебез сезонлы дип шаяртабыз. Сентябрьдә, мәсәлән, борчылган ата-аналардан мөрәҗәгатьләр ява башлый. Аларның укучы балалары укудан арып-талып кайткач, өйдә йокыга тала һәм телефоннан шалтыратуларга тәэсир итми. Ишекне ватып кергәч, караватта мышнап йоклап яткан сабыйга тап булабыз. Җәй көне гадәттә елга-күлләргә, кыш көне исә кар баскан автотрассалар, туңган сулык-ларга чыгарга туры килә.
Туймазы районы һәм шәһәреннән кала, Бәләбәй, Благовар, Бишбүләк, Бүздәк, Ярмәкәй, Шаран районы да, шулай ук Бакалы районы сулыклары да безнең карамакта. Эшебез җитәрлек.
Читайте нас