Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Көнүзәк
26 Декабря 2019, 07:05

Безгә бүләккә – газ!

Туймазылыларга йортларына газ үткәрү сертификатлары тапшырыла башлады

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча республика халкының аерым катламнары йортларына газ үткәрү сертификатлары алачак.
Дәүләт ярдәменнән Бөек Ватан сугышында катнашучылар; Бөек Ватан сугышы һәм төбәк сугышлары инвалидлары; инвалид бала тәрбияләгән; ишле балалы гаиләләр файдалана ала. Ташламага ия булучыларның төркеменә карап, сертификат күләме 60-100 мең сум тәшкил итәлә.
Биш туймазылы ул документларга ия булган инде.
– Болай тиз бирерләр дип көтмәгән идек, – дип шатлана Иске Кандрада яшәүче Лилия Низаметдинова. – Халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалына документларны ноябрьдә генә тапшырдык һәм менә кулыбызда – сертификат. Гаиләбез өчен 60 мең сум – саллы ярдәм. Яңа елга бик яхшы бүләк бу!
Ул байтак еллар инде авыру бианасын – беренче төркем инвалидын карый. Ире белән яңа йорт салганнар. Хәзер газ үткәрергә чират җиткән. Ул исә арзан түгел. Низаметдинованың бианасы беренче төркем инвалиды булуны исәпкә алып, гаиләне сертификат алу чиратына куйганнар.
Йортларга газ үткәрү буенча халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү программасы өч елга исәпләнгән. 2019 елда аны тормышка ашыру өчен төбәк бюджетыннан 64 миллион сум бүленгән, киләсе өч елда тагын 600 миллион сум бүленәчәк.
Сертификат алу өчен документларны Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалына яисә Күптармаклы үзәккә тапшырырга кирәк.
Читайте нас