Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Көнүзәк
24 Декабря 2019, 08:00

Барысын да ваклаячак!

Төбәк операторы республиканың 11 муниципалитетындагы эре чүп-калдыклардан арындырачак корылма сатып алган

“Экология Т” җәмгыяте Германиядән куәтле шрёдер (ваклагыч) һәм аны күтәртү өчен лифт төягече сатып алган. Төбәк операторы һәм төбәк халкы өчен бу әһәмиятле вакыйга. Чөнки хәзер күләмле тау-тау чүпне эшкәртеп, файдага кулланып булачак.
Шушы көннәрдә тимер юл станциясендә ыргаклы йөк машинасының җирдә торган шрёдерны эләктереп алып, үз шассиена күчерүен күзәтергә була иде. Санаулы минутлар эчендә башкарылган бу гамәл комплексны теләсә кайсы полигонга алып килеп булуын аерымачык күрсәтте. Ул бер сәгать эчендә теләсә нинди диярлек 40 тонна чүпне вакларга сәләтле.
– Бу күчмә җайланма үзенчәлекле пычаклар системасы исәбенә бетон, кирпеч кисәкләрен ваклый, шул исәптән стеналарның зур булмаган өлешләрен вакташ халәтенә китерә ала, агачтан исә пычкы чүбе генә кала, – дип сөйли җитештерүче “Хусман” фирмасы вәкиле Юрий Коновалов. – Арматура, рабица челтәре, башка нәзек металл эләксә, ул аларны да ваклаячак.
Андагы магнит сепаратор металл өлешләрне аерып алып, аны аерым агымга юнәлтә. Бу бетонлы арматура кисәкләрен ваклаганда мөһим. Шрёдер аша үткән төзелеш чүбе туфрак юлны күтәртү өчен әзер чималга әверелә. Металл исә сатуга китә. Вакланган яфраклы агачтан пычкы чүбе җитештерәләчәк, аны кыяр һәм помидор үстергәндә субстрат сыйфатында файдаланып булачак. Шулай ук авыл хуҗалыгында туфракны мүлчәләү өчен кулланырга була.
Шрёдерның “йөрәге” – заманча “Катерпиллер” дизель двигателе. Калдыкларның катылыгына карап, ул сәгатенә 20-40 литр ягулык сарыф итә.
– Мондый бер җайланма 500 мең кеше яшәгән биләмәдәге калдыкларны эшкәртергә җитә, – ди төбәк операторы компаниясе җитәкчесе Илнур Шакиров. – Шуңа күрә ул Туймазыны гына түгел, Башкортстанның барлык көнбатыш өлешен хезмәт-ләндерәчәк: тугыз районны һәм өч шәһәр муниципалитетын. Хәзерге вакытта Туймазы полигонында кимендә 15 мең тонна иске мебель, бүрәнә, тоташ агач, агач төбе, стена өлешләре һәм төзелеш калдыклары тупланган. Тоташ алганда көн саен китерелгән күләмле калдыклар барлык чүпнең 20ләп процентын тәшкил итә. Бу шактый күп һәм, иртәме-соңмы, ул бөтен полигонны биләр иде, моңа исә юл куелырга тиеш түгел. Лизингка сатып алынган төягеч һәм шрёдерның бәясе 35 млн сум.
Озакламый тәэминатчы компания корылмада эшләү өчен хезмәткәрләрне укытачак, аны исә 2020 елның беренче кварталы ахырында эшләтеп җибәрү күздә тотыла.
Читайте нас