5 гыйнварда 12.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында Кыш бабайлар фестивале үтәчәк. Ак сакаллы бабайлар бергә җыелып, көч-кодрәт һәм бәйрәм кәефе тудыру осталыгында көч сынашачак. Карсылулар да читтә калмаячак. Алар бәйгеләр һәм уеннар үткәреп, җырлар башкарачак. Жюри исә алар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алачак.