Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Көнүзәк
19 Декабря 2019, 08:50

Газ өчен вакытында исәпләшү файдалы

Гәзит укучыларыбызның байтагы газдан чәмле файдалана. Өйдәге уңайлылык, шул исәптән, җылылык һәм кайнар су, асылда шушы чыганакка бәйле. Газдан файдаланганда уңайлылык һәм хәвефсезлек тәэмин итү өчен таләп ителгән алты шартны атап үтәбез.1. Газ өчен вакытында исәпләшү файдалы, шул рәвешле гаиләдә тынычлык саклана. Мондый карашның өстенлеге һәркемгә аңлашыла: пеня исәпләнми, гаилә бюджетын тынычлап планлаштырырга була. Моннан тыш, кредит тарихы өчен дә көяләнәсе түгел. Исәпләгеч күрсәткечләрен вакытында тапшырырга һәм түләргә генә кирәк. Күп дигәндә 5 минут вакытны ала. Мәгълүм ки, күрсәткечләр вакытында тапшырылмаса, исәп билгеләнгән тарифка ярашлы башкарыла, бу исә гадәттә газның бер айлык уртача чыгымыннан артыграк.2. Сезнең йортта һәрчак җылы. Газ өчен вакытында исәпләшүегез гаилә өчен уңайлылык тәэмин итә, чөнки йорт газ ягып җылытыла. Су-ыклар башлану белән мондый тоткарлыкларга гомумән юл куелырга тиеш түгел! Газ җиһазы үзәкләштерелгәннән кулайрак, чөнки аны теләсә кайсы вакытта кабызырга, температураны үзаллы көйләргә була. Бу кайнар суга да кагыла. Газ ягып җылытылган очракта кайнар су тәэминатындагы җәйге өзеклекләр уңаеннан көяләнәсе юк.3. Хәзерге заман кулланучыларының «Газпром межрегионгаз Уфа” сәхифәсендә шәхси кабинеты да бар. Күпчелек абонентлар фикеренә караганда, интернет-операцияләр безнең тормышны җиңеләйтә. Онлайн-түләүнең өстенлекләре һәркемгә билгеле һәм аңлаешлы: аны теләсә кайсы вакытта башкарырга була. «Газпром межрегионгаз Уфа” сәхифәсендәге шәхси кабинет өстәмә чараларга ия – анда түләүдән кала, сорау бирергә, борчыган мәсьәләгезне кузгатырга мөмкин. Белгечләр һәрвакыт тиз һәм төгәл җавап кайтара, чөнки күпчелек гаризалар өчен шәхси катнашу зарур түгел.4. Исәпләгеч торышын күздә тотыгыз. Исәпләгеч дөрес эшләсен өчен аның торышын күздә тоту зарур. Әгәр аның пломбасына зыян килсә яисә тикшерү вакыты чыкса, исәп җиһазы күрсәткечләре дөрес булмаячак. Пломбаның бөтенлеге һәрвакыт көнүзәк. Айга бер тапкыр исәпләгечнең дөрес эшләвен һәм күр-сәткечләрнең төгәллеген тикшерегез. Исәпләгечләр, гадәттә, берничә елга бер тапкыр тикшерелә. Әмма аның онытырга мөмкин. Уңайлылык өчен исәпләгеч күрсәткечләрен блокнотка теркәп һәм шунда ук исәпләгечне тикшерү вакытын язып барырга кирәк. 5. Ел саен йорт эчендәге газ җиһазына техника тикшерүе үткәрү – гаиләнең хәвефсезлек нигезе. Торак биналарда газ шартлауга бәйле күңелсез вакыйгалар гадәттә кышка туры килә. Моңа күп очракта кешеләрнең ваемсызлыгы сәбәпче була. Мондый фаҗигагә юл куймас өчен вентиляция-җилләтү юлларыннан күз яздырмау, даими рәвештә йорт эчендәге газ җиһазына техника хезмәтләндерүе үткәрүче белгечләр белән элемтәгә чыгу зарур. Техника хезмәтләндерүе графигы «Газпром межрегионгаз Уфа” сәхифәсендә урнаштырылган.6. Авария һәм диспетчер хезмәтләре телефоннары номерларын белергә кирәк. Газ исе килгән кебек кенә тоелса да, ата-аналар да, балалар да шундук тиешле оешмага шалтыратырга кирәклеген белергә тиеш. Һәр абонентның диспетчер хезмәте номерлары язылган блокноты булырга тиеш. Бу бик уңайлы һәм чыннан да ярдәм итә, чөнки күпчелек мәсьәләләр бер шалтыратудан соң хәл ителә.«Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте. Белешмә104 – авария хезмәте.112 – коткару хезмәте.«Газпром межрегионгаз Уфа”ның бердәм белешү хезмәте:8-987-471-71-04 (кесә телефоныннан);8 (347) 286-21-07 (йорт телефоныннан);8-800-347-8-800 (йорт телефоннары өчен – БР биләмәсендә түләүсез).Бердәм белешү хезмәте дүшәмбе-җомга 8.30-17.30 сәгатьләрдә эшли.

Гәзит укучыларыбызның байтагы газдан чәмле файдалана. Өйдәге уңайлылык, шул исәптән, җылылык һәм кайнар су, асылда шушы чыганакка бәйле. Газдан файдаланганда уңайлылык һәм хәвефсезлек тәэмин итү өчен таләп ителгән алты шартны атап үтәбез.
1. Газ өчен вакытында исәпләшү файдалы, шул рәвешле гаиләдә тынычлык саклана. Мондый карашның өстенлеге һәркемгә аңлашыла: пеня исәпләнми, гаилә бюджетын тынычлап планлаштырырга була. Моннан тыш, кредит тарихы өчен дә көяләнәсе түгел. Исәпләгеч күрсәткечләрен вакытында тапшырырга һәм түләргә генә кирәк. Күп дигәндә 5 минут вакытны ала. Мәгълүм ки, күрсәткечләр вакытында тапшырылмаса, исәп билгеләнгән тарифка ярашлы башкарыла, бу исә гадәттә газның бер айлык уртача чыгымыннан артыграк.
2. Сезнең йортта һәрчак җылы. Газ өчен вакытында исәпләшүегез гаилә өчен уңайлылык тәэмин итә, чөнки йорт газ ягып җылытыла. Су-ыклар башлану белән мондый тоткарлыкларга гомумән юл куелырга тиеш түгел! Газ җиһазы үзәкләштерелгәннән кулайрак, чөнки аны теләсә кайсы вакытта кабызырга, температураны үзаллы көйләргә була. Бу кайнар суга да кагыла. Газ ягып җылытылган очракта кайнар су тәэминатындагы җәйге өзеклекләр уңаеннан көяләнәсе юк.
3. Хәзерге заман кулланучыларының «Газпром межрегионгаз Уфа” сәхифәсендә шәхси кабинеты да бар. Күпчелек абонентлар фикеренә караганда, интернет-операцияләр безнең тормышны җиңеләйтә. Онлайн-түләүнең өстенлекләре һәркемгә билгеле һәм аңлаешлы: аны теләсә кайсы вакытта башкарырга була. «Газпром межрегионгаз Уфа” сәхифәсендәге шәхси кабинет өстәмә чараларга ия – анда түләүдән кала, сорау бирергә, борчыган мәсьәләгезне кузгатырга мөмкин. Белгечләр һәрвакыт тиз һәм төгәл җавап кайтара, чөнки күпчелек гаризалар өчен шәхси катнашу зарур түгел.
4. Исәпләгеч торышын күздә тотыгыз. Исәпләгеч дөрес эшләсен өчен аның торышын күздә тоту зарур. Әгәр аның пломбасына зыян килсә яисә тикшерү вакыты чыкса, исәп җиһазы күрсәткечләре дөрес булмаячак. Пломбаның бөтенлеге һәрвакыт көнүзәк. Айга бер тапкыр исәпләгечнең дөрес эшләвен һәм күр-сәткечләрнең төгәллеген тикшерегез. Исәпләгечләр, гадәттә, берничә елга бер тапкыр тикшерелә. Әмма аның онытырга мөмкин. Уңайлылык өчен исәпләгеч күрсәткечләрен блокнотка теркәп һәм шунда ук исәпләгечне тикшерү вакытын язып барырга кирәк.
5. Ел саен йорт эчендәге газ җиһазына техника тикшерүе үткәрү – гаиләнең хәвефсезлек нигезе. Торак биналарда газ шартлауга бәйле күңелсез вакыйгалар гадәттә кышка туры килә. Моңа күп очракта кешеләрнең ваемсызлыгы сәбәпче була. Мондый фаҗигагә юл куймас өчен вентиляция-җилләтү юлларыннан күз яздырмау, даими рәвештә йорт эчендәге газ җиһазына техника хезмәтләндерүе үткәрүче белгечләр белән элемтәгә чыгу зарур. Техника хезмәтләндерүе графигы «Газпром межрегионгаз Уфа” сәхифәсендә урнаштырылган.
6. Авария һәм диспетчер хезмәтләре телефоннары номерларын белергә кирәк. Газ исе килгән кебек кенә тоелса да, ата-аналар да, балалар да шундук тиешле оешмага шалтыратырга кирәклеген белергә тиеш. Һәр абонентның диспетчер хезмәте номерлары язылган блокноты булырга тиеш. Бу бик уңайлы һәм чыннан да ярдәм итә, чөнки күпчелек мәсьәләләр бер шалтыратудан соң хәл ителә.
«Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте.
Белешмә
104 – авария хезмәте.
112 – коткару хезмәте.
«Газпром межрегионгаз Уфа”ның бердәм белешү хезмәте:
8-987-471-71-04 (кесә телефоныннан);
8 (347) 286-21-07 (йорт телефоныннан);
8-800-347-8-800 (йорт телефоннары өчен – БР биләмәсендә түләүсез).
Бердәм белешү хезмәте дүшәмбе-җомга 8.30-17.30 сәгатьләрдә эшли.
Читайте нас