Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Ясно
Көнүзәк
17 Декабря 2019, 06:35

Яңа ел табынына — Туймазы ризыклары

Туймазы районында Башкортстан Респуб-ликасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов булып китте. Ул “САВА” компанияләр төркемен туган көне белән котлады, “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә булды, “Панакс-Агро” җәмгыятендә теп-лицаларны үзгәртеп кору барышы белән танышты.“Панакс-Агро” җитәкчесе Денис Латыйпов районда беренчеләрдән булып үзләре җитештергән металл кысалы сәнәгать корылмалары урнаштыра башлады. Алар уңышны арттыру, энергия чыганакларын янга калдырудан тыш, елына ике тапкыр уңыш алу мөмкинлеге бирә. Хуҗалык җитәкчесе кунакларны теплицага алып керде, анда шушы көннәрдә кыярдан беренче уңыш җыеп алынган. Предприятие өчен генә түгел, Туймазының барлык теплицачылары өчен зур вакыйга бу. Элек беренче уңышны февральдә генә җыйсалар, бу юлы теплица хәрәкәте тарихында беренче тапкыр – Яңа елга кадәр. – Бу – сынау партиясе, – дип аңлатты Латыйпов. – Аннары вакытка төзәтмәләр кертәчәкбез. Әмма максатыбыз – продукцияне барысыннан да иртәрәк җитештерү түгел, кыярга кулай бәяләр чорына эләгү. Югыйсә, чыгымнар үзен акламаячак. Авыл хуҗалыгы министры артабан “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә булды. Бу хуҗалыкта голштин-фриз токымлы сыер малы асрала. Биредә терлекчелек биналары “500 ферма” программасы кысаларында төзелгән һәм җиһазланган. Шулай ук хуҗалыкка инвесторлар да шактый акча салган. Һәм бу акча үзен аклый. Эшчәнлекнең 11 ай йомгакларыннан чыгып, предприятие сыерларның нәтиҗәлелеге буенча республикада бишенче урында. Биредә бер сыердан көненә уртача 24әр килограмм сөт савып алына, исемлектәге алдынгы хуҗалыктан нибары 3,5 килограммга калышалар. Нәтиҗәлелекне арттыру өчен житди селекция эше үткәрелә, мал азыгы базасы, малларны асрау шартлары яхшыртыла. Бу көнне “САВА” компанияләр төркеме коллективы предприятиегә нигез салынуның 21 еллыгын билгеләде. Шул уңайдан “Родина” мәдәният йортында тантаналы җыелыш үтте. Анда Премьер-министр урынбасары да катнашты.Иң зур агросәнәгать пред-приятиесенең тормышы арендага алынган иске цехта башлана һәм анда тәвәккәл туймазылылар көненә 500ләп килограмм продукция җитештерә. Бүген “САВА” – продукциясен тоташ илебездә саткан иң зур тармак предприятиеләренең бер-се. Предприятие белән бергә “САВА”ның байтак эшчәне дә үсте. Менә шуның өчен дә бәйрәмдә төп игътибар компания казанышларына түгел, анда эшләгән кешеләргә юнәлтелде. Фәзрахманов алдынгыларга БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, БР Икътисади үсеш министрлыгы, “Роспотребнадзор”ның БР Идарәсе, Хакимият башлыгы Айдар Суфиянов исә Хакимиятнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Эшчәннәрне бәйрәмгә махсус чакырылган танылган Русия эстрадасы җырчысы Паскаль котлады.

Туймазы районында Башкортстан Респуб-ликасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов булып китте. Ул “САВА” компанияләр төркемен туган көне белән котлады, “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә булды, “Панакс-Агро” җәмгыятендә теп-лицаларны үзгәртеп кору барышы белән танышты.
“Панакс-Агро” җитәкчесе Денис Латыйпов районда беренчеләрдән булып үзләре җитештергән металл кысалы сәнәгать корылмалары урнаштыра башлады. Алар уңышны арттыру, энергия чыганакларын янга калдырудан тыш, елына ике тапкыр уңыш алу мөмкинлеге бирә.
Хуҗалык җитәкчесе кунакларны теплицага алып керде, анда шушы көннәрдә кыярдан беренче уңыш җыеп алынган. Предприятие өчен генә түгел, Туймазының барлык теплицачылары өчен зур вакыйга бу. Элек беренче уңышны февральдә генә җыйсалар, бу юлы теплица хәрәкәте тарихында беренче тапкыр – Яңа елга кадәр.
– Бу – сынау партиясе, – дип аңлатты Латыйпов. – Аннары вакытка төзәтмәләр кертәчәкбез. Әмма максатыбыз – продукцияне барысыннан да иртәрәк җитештерү түгел, кыярга кулай бәяләр чорына эләгү. Югыйсә, чыгымнар үзен акламаячак.
Авыл хуҗалыгы министры артабан “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә булды. Бу хуҗалыкта голштин-фриз токымлы сыер малы асрала. Биредә терлекчелек биналары “500 ферма” программасы кысаларында төзелгән һәм җиһазланган. Шулай ук хуҗалыкка инвесторлар да шактый акча салган. Һәм бу акча үзен аклый. Эшчәнлекнең 11 ай йомгакларыннан чыгып, предприятие сыерларның нәтиҗәлелеге буенча республикада бишенче урында. Биредә бер сыердан көненә уртача 24әр килограмм сөт савып алына, исемлектәге алдынгы хуҗалыктан нибары 3,5 килограммга калышалар. Нәтиҗәлелекне арттыру өчен житди селекция эше үткәрелә, мал азыгы базасы, малларны асрау шартлары яхшыртыла.
Бу көнне “САВА” компанияләр төркеме коллективы предприятиегә нигез салынуның 21 еллыгын билгеләде. Шул уңайдан “Родина” мәдәният йортында тантаналы җыелыш үтте. Анда Премьер-министр урынбасары да катнашты.
Иң зур агросәнәгать пред-приятиесенең тормышы арендага алынган иске цехта башлана һәм анда тәвәккәл туймазылылар көненә 500ләп килограмм продукция җитештерә. Бүген “САВА” – продукциясен тоташ илебездә саткан иң зур тармак предприятиеләренең бер-се. Предприятие белән бергә “САВА”ның байтак эшчәне дә үсте. Менә шуның өчен дә бәйрәмдә төп игътибар компания казанышларына түгел, анда эшләгән кешеләргә юнәлтелде.
Фәзрахманов алдынгыларга БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, БР Икътисади үсеш министрлыгы, “Роспотребнадзор”ның БР Идарәсе, Хакимият башлыгы Айдар Суфиянов исә Хакимиятнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Эшчәннәрне бәйрәмгә махсус чакырылган танылган Русия эстрадасы җырчысы Паскаль котлады.
Читайте нас