Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Көнүзәк
16 Декабря 2019, 09:45

Яралы аккошка оя

Авыл халкы яралы кош язмышы өчен борчыла

Ноябрь азагында Түбән Сәрдектә яшәгән Флүрә Миңнегалиеваның онык-лары Туймазы сусаклагычында аккош күреп ала. Аның төркеме җылы якларга очкан, канаты сынган бу кош исә биредә калган. Гүзәл кош бәлага тарымасын дип, пенсиядәге апа аны сараена алып кайткан, аннары төбәк аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте белән элемтәгә кергән. Алар исә яраланган кыргый кошлар белән нәрсә эшләргә кирәген белә.
Аккошның киләчәк язмышы турында җәмгыять рәисе Рәзим Фәткуллин бәян итте:
– Сәрдеклеләр дөрес эшләгән, чөнки кыргый кошка аерым тәрбия кирәк. Мин аны ветеринарга алып бардым. Кошның канаты дөрес төзәлмәгән, ул әлегә оча алмый. Без аны Уфадагы бәлага тарыган кыргый хайваннарны асраган махсус хуҗалыкка тапшырырга тырышып карадык. Әмма килеп чыкмады. Шуңа күрә ул бездә яшәячәк. Хәле бераз яхшырды. Аучылар җәмгыяте аңа ике капчык ашлык бүлде.
Яз көне кошны төбәк эшкуары арендалаган буага җибәрәчәкбез. Аңа күз-колак булачак-лар. Көннәр җылыткач, кошны ветеринар-хирургка күрсәтмәкчебез. Бәлки, протез куярга туры килер.
Әйткәндәй, авыл халкы табып алган кош – бер яшьлек ана ысылдавык аккош. Ул Башкортстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Читайте нас