Узган ел ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпкатлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча күләмле чаралар башлану турында игълан итте. Тиешле республика программасы әзерләнде. План буенча төбәктә уңайлылыкның иң заманча таләпләренә ярашлы дүрт меңләп подъезд яңартылырга тиеш иде. Йортларында гомуми куллану урыннарын ничек күрергә теләвен халык үзе билгеләде. Эш башкаручылар белән барлык нечкәлекләр, мәсәлән, стенаның төсен сайлауга кадәр, килешенде. Программаны тормышка ашыруда җаваплы итеп БР Торак-үткәргечләр министрлыгы тәгаенләнде, үтәүче – БР Төбәк операторы. Ремонт сентябрь азагына тәмамланырга тиеш иде. Әмма бу сәгать оештыру мәсьәләләре нәтиҗәсендә даими күчерелә килде.
Беренче коймак төерлеме?
Подъездларны ремонтлау сентябрь азагына төгәлләнергә тиеш иде. Әмма җәй уртасында ук эш башкаручыларның бу вакытка сыеша алмавы билгеле булды.
Вазифасына намуссыз караган эш башкаручылардан кимчелекләрдән үз исәбенә арынуны таләп иттеләр. Эш тизләтелде. Әмма декабрь башына планда каралган йортларның 70 проценты гына ремонтланды. Нәтиҗәдә ремонтны төгәлләү вакыты декабрь азагына күчерелде.
Шуңа карамастан, Башкортстан бу программаны тормышка ашырудан баш тартмаячак. Ул биш елга исәпләнгән.
Күзәтеп торсаң – яхшы эшлиләр
– Мондый программа бик яхшы, әлбәттә. Йортыбызда подъездлар соңгы тапкыр 30 ел элек, күпфатирлы йорт җентекле ремонт планына кертелгәч ремонтланган иде, – ди Пугачёв урамындагы 6нчы йорт советы рәисе Мария Сидорова. – Күрегез әле, нинди гүзәллек! Стеналарыбызны тигезләр-акшарлар өчен күпме көч салынды. Йортыбыз төзелгәнгә 60 ел ич инде.
Чыннан да, подъезд матурланган да, җылынган да. Биредә тәрәзәләр, тышкы һәм тамбур ишекләре алыштырылган. Яңа җылылык радиаторлары, яктырткычлар, почта тартмалары пәйда булган. Моннан тыш, стеналар, идәннәр буялган, баскыч култыксалары алыштырылган, барлык чыбыклар пөхтә кап-ларга урнаштырылган.
Икенче подъездда яшәүчеләр исә эш сыйфатыннан канәгать түгел.
– Озак еллар дәвамында беренче тапкыр ремонтлану шатландыра, билгеле. Әмма кимчелекләр бар, – ди шушы йортның беренче подъездында яшәүче Гүзәл Хәмидуллина. – Әйе, өченче подъездда ремонт сыйфаты яхшырак. Әмма анда пенсионерлар гына яши. Аларның ремонт барышын күзәтергә вакыты күбрәк булды. Бездә исә барысы да эштә.
Нәтиҗәсе билгеле: икенче каттагы стенада ярыклар пәйда булган, буяуны пычрак идәнгә сылап чыкканнар, күрәсең, буяу астында чүп-чар калган. Күңел биреп эшләнмәгән. Хәтта кадакларның эшлә-пәләре дә ахыргача кадакланмаган. Тышкы ишекне ябар өчен күп көч салырга кирәк. Беренче катта яшәүчеләрнең хәлен аңлыйсызмы хәзер? Тамбурның пластик ишегенең озакка бармаячагы да күренеп тора: аның чак ябышып торган тоткасын кайчан алып очырырлар икән? Эшчеләрдән стеналарны башка, ямьлерәк төскә буята алу гына бераз күңелне юата.
Өч чорга сузылган... ремонт кыйссасы
Ленин проспектындагы йортта яшәүчеләр дә күптән иза чигә. Анда ремонт башкалардан алда башланып, һаман төгәлләнә алмый. Әйткәндәй, идарәче компания һәм муниципалитетка дәгъва белдерү генә кабат эшкә тотынырга мәҗбүр иткән.
– Без апрельдән бирле бу “төзелеш мәйданчыгында” яшибез, – дип санап китте йорттагы хәл-вакыйгаларны йорт комитеты рәисе Ирина Порядина. – Бер подъездны ремонтладылар, калганнарында стенадагы акшарны кырып чыктылар һәм югалдылар. Идарәче компания һәм муниципалитетка күпсанлы дәгъвалар язу нәтиҗәсендә эш башкаручыларны алмаштырдылар һәм эш алга киткән сыман булды. Әмма чираттагы бригада эш башлады да, юкка чыкты.
Күптән түгел ремонтны дәвам иткәннәр. Яңа эшчеләргә элеккеләренең хилафлыкларын төзәтергә – стеналарны кабаттан тигезләргә, тәрәзә тупсаларының ныклырагын урнаштырырга, күп урыннарда акшарны юып төшереп, яңадан акшарларга туры килгән.
Островский урамындагы 43нче йортта яшәүчеләрнең “ремонт тарихы” бәхетлерәк. Биредә дә ремонтны берничә атнага туктатып торганнар. Әмма йорт комитеты рәисе Лилия Миңнегалиева һәм аның күршеләре эшне кызу тоткан – эш башкаручы оешмага һәм БР Төбәк операторының вәкаләтле вәкиленә даими шалтыратып торган. Нәтиҗәдә эшне кабул итү турындагы беркетмәгә октябрь ахырында кул куелган. Әмма анда да кимчелекләр күрсәтелгән.
– Әлбәттә, подъездлар ямьлерәк булып калды, – ди Лилия Мәфуат кызы. – Әмма шулай да вак-төяк җитешсезлекләр күңелне кыра. Мәсәлән, ут сүндергечләрне стеналарны акшарлагач ук алмаштыра башладылар, шуңа күрә ямалган урыннар калды. Ишек яңаклары әрле-бирле генә куелган.
Бу йортта яшәүчеләрнең дәгъвалары урынсыз түгел: күптән көтелгән ремонт берничә айлык тәртипсезлек, подъездлардагы уңайсызлык һәм көтелгән өметләрнең акланмавына китерде.
Бүгенге көндә 136 подъездлы 41 күпфатирлы йортның 24ендә 90 подъезд тулысынча ремонтланган.