РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсенә ярашлы рәвештә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда – яңа ел каникулы, 7 гыйнварда – Раштуа бәйрәме. Эш көне булмаган бәйрәм көннәре бу.
31 декабрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара. Эшчәннәр тарафыннан ял һәм бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатында РФ Хөкүмәтенең 875нче “2020 елда ял көннәрен күчерү турында”гы карары нигезендә (10 июль, 2019 ел) 4 гыйнвар – шимбә көнгә туры килгән ял дүшәмбе – 4 майга, 5 гыйнвар – якшәмбедәге ял сишәмбе – 5 майга күчерелә.