“Кар патшабикәсе” әкиятенең каһарманы Кай бозлардан “мәңгелек” сүзен җыярга тырыша, әмма бу эше берничек тә барып чыкмый. Шәһәр мәйданында эшләгән скульпторларның исә эше тагын да катлаулырак – алар Яңа ел шәһәрчеге төзи. Лабиринтлы, таучык-лы һәм җәнлек сыннары белән.
Әкият шәһәрчеге өчен чималны шәхси эшкуар Евгений Зимановның дүрт кешедән торган бригадасы әзерли. Икенче атна инде алар иртәдән кичкә кадәр Өсән елгасында 50 килограммгача авырлыктагы боз кисәкләре кисә.
Боз “чыганагы” янына килеп җиткәч, киң җилкәле ир-егетләргә тап булдык. Алар ялтыравык “кирпеч”ләрне җиңел генә итеп судан ала һәм махсус аслыкларга тезә.
– Елга бозы – тоныграк, күл бозы үтә күренмәле була, чишмә чыккан урында исә ул зәңгәрсу яки яшькелтрәк тә хәтта, – дип күпьеллык күзәтүләрен уртаклаша Юрий Качалюк.
Һөнәре буенча бораулаучы ул, республикадан читтә эшли, вахта арасында исә гадәттән тыш төзелеш чималы әзерләүдә катнаша.
Яңа ел шәһәрчеге өчен “кирпеч-блок”лар анык бер зурлыкта булырга тиеш, шуңа күрә елга өслеген кисә башлаганчы, аны сызып-билгеләп чыгалар. Ничек? Бозга кадалган өч метрлы рейка ярдәмендә. Каләм урынына исә бензин пычкысы кулланалар, аның ярдәмендә “линейка” буенча тигез сызык сызыла. Бензин пычкысы 25 сантиметр калынлыктагы бозны бик җиңел кисеп керә, аңа бензин салырга гына өлгер.
Төшке һәм кичке ашка гына тукталып, бригада көненә 11 аслык “төзелеш чималы” хәстәрли. Аларның һәркайсында 25әр кирпеч. Хәер, боз кисү эшнең яртысы гына, аны ташу хәстәрен дә күрергә кирәк. Боз блоклар бер-берсенә ябышмасын өчен алар арасына фанера салына, аслыктан шуып чыкмасын өчен плёнкага төрәләр.
Шәһәр мәйданына аларны Наил Хаҗиев автотөягечтә китерә. Наил байтак еллар йөкләр ташу белән шөгыльләнә, аның сүзләренә караганда, боз – үзенчәлекле йөк, аны бик сак ташырга туры килә. Һәр аслыкның авырлыгы тонна ярым чамасы, шуңа күрә бер юллауда ул бары тик өч аслык кына төйи ала. Бүгенге көндә Яңа ел шәһәрчеге өчен 120 кубометрлап боз әзерләнгән.