Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Көнүзәк
6 Декабря 2019, 14:05

Булачак юристлар биш компьютер лабораториясенә ия булачак

Туймазы юридик колледжы Русия Мәгариф министрлыгы карамагында үткән бәйгедә җиңгән

Бәйгенең “Мәгълүмат-аралашу технологияләре” бүлегендә җиңү уку йортына федерация бюджетыннан 37 миллион сум күләмендә грант китергән. Уку йорты бу акчаны биш компьютер лабораториясе оештыруга юнәлтәчәк.
Киләсе ел ахырына кадәр уку йортында кәсеп мәсьәләләрен программалы хәл итү, web-дизайн, сәхифәләр һәм мобиль кушымталар, уеннар, шулай ук “1С: Предприятия 8” платформасында кәсеп өчен IT-карарлар әзерләү класслары барлыкка киләчәк. Бу лабораторияләрдә булачак юристлардан тыш районның башка махсус урта уку йортлары укучылары, эшкуарлар, гади халык та белем алалачак, алар өчен махсус курслар оештырылачак.
Яңа кабинетлар өчен мебель республика бюджетыннан бүленгән 17 миллион акчага сатып алыначак, биналарны колледж мөстәкыйль ремонтлаячак.
Читайте нас