Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ясно
Көнүзәк
5 Декабря 2019, 07:05

Балалар килә һәм кире китми

Балалар (үсмерләр) иҗат йорты тренеры бөтенрусия “Йөрәгемне балаларга бирәм” бәйгесе лауреаты булды

Балаларның һәрнәрсәне сынап карыйсы килә. Алар, үз урынын эзләп, еш кына бер иҗат берләшмәсеннән икенчесенә йөгерә. Һәм җырлаумы, сурәт төшерүме, робот ясаумы яисә келәмдә алышумы – кайсы күңеленә ятканын аңларга тырыша. Шулай булырга тиеш тә. Өстәмә белем бирү педагогы исә балага нәрсә кирәген тиз һәм төгәл билгели белергә тиеш. Аннары ачыкланган сәләтне җентекләп үстерергә. Бәләкәй кешенең табигатьтән бирелгән сәләте һәм педагогның таланты тәңгәл килә икән, уңышка ярты юл үтелгән дигән сүз.
25 яшьлек Тәлгать Ильясов Балалар (үсмерләр) иҗат йортында дүртенче ел карате-кёкусинкай дәресләре алып бара. Әле күптән түгел генә студент иде (педагогия колледжын, аннары Башкортстан педагогия университетын тәмамлаган), бүген исә яшь тренерның спорт секциясе туп-тулы: анда 5-15 яшьлек 60 тәрбияләнүче шөгыльләнә.
– Карате секциясенә 14 яшьтә килдем, – ди Ильясов. – Аңа кадәр үземне бокс, дзюдо, җиңел һәм авыр атлетикада сынап карадым. Каратеда тренер Руслан Хәбибуллин тәкъдиме белән калдым дип әйтә алам. Хәзер үзем дә тренер, әмма аның дәресләренә йөрим, аның методикасын кулланам.
Быел Тәлгать Илшат улы беренче тапкыр “Йөрәгемне балаларга бирәм” һөнәр осталыгы бәйгесендә катнашырга карар иткән, бу бәйгене балаларга өстәмә белем бирү системасының төп педагогика ярышы дип атыйлар. Муниципалитет өлешендә Ильясов – икенче, респуб-лика өлешендә беренче урын яулаган, шушы көннәрдә исә ул Пензадан кайтты, бәйгенең бөтенрусия өлешендә “Физкультура һәм спорт” бүлегендә өченче дәрәҗә лауреаты булды.
– Уңышымның яртысы – Иҗат йортындагы хезмәттәшләремнеке, – ди Ильясов. – Аларның мондый ярышларда катнашу тәҗрибәсе бар, үземне ничек тотарга, кайда нәрсә сөйләргә өйрәттеләр.
Үсмерләр белән күнегүләрем сәгать ярым була, Пензада ачык дәрестә исә миңа шушы вакытның нәкъ яртысын бүлделәр. Барысын да гадәттәгечә эшләдем кебек: тән язу һәм макиварда (алымнарны үзләштерү өчен җиһаз) эш җитезлек һәм юнәлеш тотуны үстерү уеннары белән алышынды. Әмма жюри әгъзалары фикеренә караганда, бу иң яхшы, дөрес төзелгән дәрес иде.
“Сәяхәтчелек һәм туган якны өйрәнү” бүлегендә Хәтмулла Солтанов ис. эзтабарлар отряды җитәкчесе Юрий Бирюзов финалга үткән һәм диплом алган. Ачык дәрестә Юрий Леонидович укучыларга Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан Русия солдатларының корал макетын күрсәткән, Башкортстанның тарихи һәйкәлләре һәм музейлары турында сөйләгән.
Читайте нас