Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Көнүзәк
3 Декабря 2019, 07:30

Чикләнмәгән мөмкинлекле балалар

Иллеләп инвалид-бала спорт фестивалендә катнашты

Шимбә көнне “Туймазы-Арена”да үткән спорт фестивалендә катнашучылар көн саен үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә “сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнү” фәкать медицина термины гына булуын дәлилли.
Спорт оешмасының зур залында күңелле шау-шу тынмады. Бала-чага дусларын чәмләндереп шау-гөр килде, теннис тубын кәрзингә төз тидерүчеләрне, ераграк сикерүчеләрне, араны барыннан да җитезрәк үтүчеләрне яисә идәннән күбрәк күтәрелүчеләрне хуплап алкышлады. Аларның барлык нәтиҗәләре дә Бөтенрусия ГТО комплексы исәбенә кертелде. Үз төркемнәрендә алтын медаль яулаган Анна Санникова, Жанна Баянова, Марина Андреева, Лариса Игнатьева, Данил Газизҗанов, Стас Алексеев, Алмаз Ибраһимов, Данила Воронин алдынгы булды.
Ярышларда 2нче интернат-мәктәп командасы иң ишлесе иде. Мәктәпнең 13 тәрбияләнүчесе бүләкле урын яулады. Уку йортында хәтта үзенең йөзү мәктәбе бар, аны физкультура укытучысы Лилия Самсонова җитәкли. Дәресләр балаларга үзен яхшы хис итәргә, бассейн юлларыннан тыш та җиңүләр яуларга ярдәм итә.
Кандра инвалидлар җәмгыяте командасы җиңү өчен чәмле көрәште. Спортчылар белән бергә аларның әти-әниләре дә килгән иде. Сигез яшьлек Алинә Гобәйдуллинага ярышларның көмеш бүләген яуларга әнисе Елена Анатольевна һәм биш яшьлек энесе Вадим ярдәм итте. Елена – чукрак. Өч яшендә грипп белән авырганнан соң колагы ишетми башлый. Әмма тормыш дәвам итә. Елена сөйләшергә өйрәнә, кияүгә чыга, кызы туа, өч яшендә исә аңарда да шул кимчелек ачык-лана. Кыз бала Бакалы махсус интернатында тәрбияләнә.
– Кызганычка, бездә Алинә кебек чәмлеләр күп түгел, – ди Кандра инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Садыйков. – Авыл биләмәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр берничә йөзләп. Әмма җәмгыять тормышында 150ләп кеше генә катнаша. Бу дөрес түгел. Бер-берең белән аралашырга, балаларга җәмгыятькә ияләшергә ярдәм итәргә кирәк.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең Туймазы районы һәм шәһәре бүлекчәсе мөдире Нәфисә Сәлимова аның белән килешә:
– Безнең үзәктә мондый балалар өчен байтак дәвалау-профилактика чарасы үткәрелә. Туймазылылардан кала, безгә Төмәнәк, Гафуров, Собханкул, Иске Туймазы һәм Бишенде авылларыннан да килә балалар. Әмма без үзебездә барлык инвалид-балаларны да күрмибез. Күпләр безнең тарафтан үткәрелгән чаралардан читтә кала. Юкка: безнең үзәктә балалар түләүсез профилактика дәвасы ала, аңа массаж, дәвалау физкультурасы, физиотерапия чаралары керә; психология-педагогия тернәкләнүе үтә. Балалар-үсмерләр иҗат йорты белән бассейнга түләүсез йөрүгә килешү бар. Без Чехов урамындагы 5нче йортта урнашабыз. Телефон: 5-32-60. Килегез – без сезгә шат.
Анфиса АИТОВА.
Читайте нас