Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Көнүзәк
2 Декабря 2019, 07:19

Очраклы җенси мөнәсәбәтләргә кермәгез, наркотиклар кулланмагыз!

Район һәм шәһәрдә яшьләр ВИЧка каршы профилактика чарасы уздырды

өньякүләм медицина берлеге СПИДны диаг-ностикалаганнан соң планетада 37 миллион ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Шуның 34 миллионы җан тәслим кылган.


Тора-бара медиклар һәм галимнәр бу авырудан үлүчеләр санын киметә алган, авыру таралудан исә арыналмаган. Моны СПИДны профилактикалауга барлык халыкны җәлеп итеп кенә эшләргә була, чөнки инфекцияле кешеләрнең күпчелеге вирусны җенси юл яисә зарарланган шприцлар аша эләктергән.

Русиядәге 146 миллион кешенең бер миллионлабы ВИЧ-инфекция белән яши. Аның белән сәгать саен ун кеше зарарлана. Башкортстанда андыйлар кимендә 21 мең, ике меңендә авыру быел ачыкланган.

– Туймазы районында да хәлләр шәптән түгел, – ди Туймазы үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Наил Дәүләтханов. – Исәптә 409 кеше тора, шуның 97сенә диагноз быел куелган. Асылда көчләре ташып торган яшь кешеләр бу. Өстәвенә, күпчелеге авыруны җенси юл белән йоктырган. Бездә аңлату эшчәнлегеннән тыш моңа тәэсир итүнең башка чарасы юк.


Читайте нас