Туймазылыларга берничә командага оешып, мәсьәләнең кайсын беренче чиратта хәл итүне билгеләү бурычы йөкләтелде. Чәмле һәм озайлы әңгәмәдән соң аеруча көнүзәк мәсьәләләргә тукталдылар.
– Туймазы татар драма театры янында җырлаучы фонтан, әти-әниләр һәм балалар өчен кафе кирәк, – диде яшьләр.
– Шәһәрдә җәмәгать бәдрәфләре җитми. Әйе, алар паркта һәм вокзалда бар, әмма шәһәр үзәгендә йөргән кешеләр аларга кадәр барып җитәлмәячәк, – диде урта яшьтәгеләр.
Башка тәкъдимнәр дә булды. Берәүләр шәһәр мәйданын транспорт өчен ябарга һәм андагы тукталышларны бөтенләй алып ташларга тәкъдим итте. Башкалары Мичурин урамындагы тулай тораклар янында балалар мәйданчыгы төзергә һәм аны Арбат урамы рәвешендә төзекләндерергә тәкъдим кертте.
Бер төркем яшьләр бу урамда заманча велосипед юлы, мәйданда исә даими сәхнә булдыруны сорады.
Очрашуда Уфа архитекторлары да бар иде, алар урам һәм мәйданнарны төзекләндерүгә кагылышлы тоташ концепция булдыру өчен барлык тәкъдимнәрне дә язып алды.
Киләсе очрашу урыны һәм вакыты турындагы мәгълүматны шәһәр хакимияте җәмәгать челтәрләрендә, төркемнәрдә һәм киң мәгълүмат чараларында урнаштырачак. Сез бу очрашуда катнашмаган булсагыз, димәк, киләсе очрашуга килә аласыз.