Әлеге объектны Башкортстанның Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Октябрьский шәһәрләре, Чишмә, Авыргазы, Дәүләкән, Миякә, Куергазы, Бөрҗән районнары өстендә дә күргәннәр. Килеп чыгышы турында фаразлар байтак. Кайберәүләр фикеренчә, объект кичә Русиянең Оборона министрлыгы тарафыннан Капустин Яр полигоныннан җибәрелеп, Казагыстанның Сары-Шаган полигонына килеп төшкән “Тополь-М” ракетасы. Ракета сыналу турында Русия Оборона министрлыгының Матбугат хезмәте дә хәбәр иткән.