Ел саен “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятендә эшче белгечлекләр һәм сәнәгать осталары арасында һөнәр осталыгы атналыгы оештырыла. Бәйге алдынгы эшчәннәрне ачык-лау мөмкинлеге бирә, күнекмәләрне яхшыртуга һәм лаек нәтиҗә күрсәтүгә илһамландыра.
Үткән атнада заводта гадәттән тыш җанлылык хакимлек итте. Катнашырга теләүчеләр алдан гариза тапшырды. Алар арасында тәҗрибәле эшчәннәр дә, яшьләр дә бар иде. Мәсәлән, заводка дүрт ай элек кенә – индустрия колледжын тәмамлагач та сваркачы булып урнашкан 18 яшьлек Эльвир Нургалиев.
Ярыш алдыннан барысы да нык дулкынланды. Чөнки мөшкәдә акчалата премия генә түгел, һөнәр абруе да иде.
Беренчеләр исәбендә мастерлар һәм кран машинистлары ярышты. Ярышлар ике: фәнни һәм гамәли өлештән торды. Биремнең фәнни өлешендә мастерлар күмәк килешү, хәвефсезлек техникасы, хезмәт хакы, продукция сыйфаты, сакчыл сәнәгать темалары буенча тест үтте. Гамәли өлештә мастерлар сызымнарны уку, хәвефсезлек техникасы буенча документларны дөрес тутыру осталыгын күрсәтте. Барлык тест һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча сварка цехы мастеры Илфат Шакирҗанов алдынгы дип танылды.
Үз чиратында машинистлар гамәли күнекмәләрен күрсәтте. Бәйгедә катнашкан кранчыларның барысы да хатын-кыз булу сәбәпле, аларга нәфисрәк биремнәр тәкъдим ителде – су тулы чиләкне күчереп куярга кирәк иде. Шул да булдымы эш диярсез, мөгаен! Әмма аны күперле кран ыргагына эләктереп, бирелгән траектория буенча үткәрү һәм бер тамчысын да чайпалдырмау таләп ителде. Кранчы кызлар шулай ук координация һәм күз күреме могҗизалары кылып, дүрт чиләктән пирамида күтәрде. Бу биремне барысы да яхшы башкарды, әмма иң күп баллны Гөлшат Хәлиуллина җыйды.
Бәйгенең икенче көнендә мәйданга сваркачылар чыкты. Бу һөнәр вәкилләрен икенләнмичә предприятиенең төп эшчәннәре дип атарга була. Чөнки эшләнмә җитештерүдә төп эшне нәкъ алар башкара. Яхшы сваркачы металл өлешләрне тел-теш тидермәслек итеп бер бөтенгә тоташтыра. Заводта исә чын һөнәр осталары эшләү сәбәпле, җитди көрәш барды.
Беренче өлештә катнашучылар теория белемен, икенчесендә гамәли күнекмәләрен күрсәтте. Бәйгечеләрдән ярымавтомат сварка аппараты ярдәмендә ике металл табакны тоташтыру таләп ителде. Инженер һәм технологның үткен карашы астында сваркачылар техниканы көйләде, калай табакларны ике яклап ябыштырды, аннары җөй белән тоташтырды. Комиссия байтак күрсәткечләр үтәлешен катгый бәяләде. Шул исәптән – геометрия күрсәткечләре буенча җөй сыйфатын: ул ярыксыз, тоташ булырга, калкып торган урыннары 2 миллиметргача, киңлеге 6-8 миллиметр тәшкил итәргә тиеш.
– Беренче карашка – җиңел эш, – ди сварка буенча инженер Денис Малахов. – Цехта эшчәннәр тагын да катлаулы бурыч-биремнәрне үти. Әмма осталык кечкенә җөйдә дә күренә. Ул тоташ, сыйфатлы булсын өчен тәҗрибә, кул ныклыгы, эш күнекмәләре кирәк.
Бу бәйгедә уңыш Илнур Вәлиевка елмайды. Заводта ул ике еллап хезмәт сала. Әмма бәйгедә тәҗрибәлерәк көндәшләрен дә узып киткән – аларның кайберләре 30 еллык стажлы сваркачылар.
Бәйгедә буяучылар да һөнәр осталыгын күрсәтте. Теория өлешеннән соң алардан кыска вакыт эчендә өлешне буяу таләп ителде, буяу тигез ятарга, аккан, читкә чыккан җирләре булырга тиеш түгел иде. Биремнәрне җыю-буяу цехы буяу участогының яшь эшчәне Глүзә Әхмәдиева иң уңышлы башкаручы дип танылды.
Бәйге атнасын механика-җыю цехы слесарьлары тәмамлады. Финур Мөсифуллин биш өлештән торган үзәкне барысыннан да тизрәк һәм сыйфатлырак итеп җыйды.