Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Көнүзәк
28 Ноября 2019, 06:36

Дәваханә бар – җәяүлеләр күпере дә булачак

Дәваханә бар – җәяүлеләр күпере дә булачак

Туймазыга эш сәфәре белән БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров җитәкчелегендә министрлык, тармак оешмалары җитәкчеләре, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары килеп китте. Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов җитәкчелегендә алар берничә сәнәгать һәм җәмәгать объектын карады.


Беренче вице-премьерның эш сәфәре графигы шактый тыгыз иде. Һәм шундук расланган

регламент кысаларыннан чыкты – Назаров машина эшләүчеләрне игътибар белән тыңлады, мәктәп оешмаларында балаларны тукландыру нечкәлекләренә төшенде, ит комбинатының яңа продукциясен тәмләп карады.

Мәсәлән, “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятендә ул килешенгән 20 минут урынына кимендә бер сәгать булды. Шушы вакытта биредә ике мәсьәлә тикшерелде – коммуналь техника җитештерүне оештыру һәм буш мәйданнарда индустрия паркы булдыру. Завод эшчәннәре җитештерелгән продукция ассортиментын киңәйтү белән беренче генә тапкыр шөгыльләнми: күнегелгән бетон-транспорт техникасыннан тыш биредә сортиментовоз һәм металловозлар җитештерүне көйләгәннәр. Әле завод эшчәннәре ихтыяҗ гаять зур булган чүп ташу машиналары җитештерүгә керешергә әзер. Әмма башлангыч чорда рес-публика хөкүмәте ярдәменнән тыш булмый. Назаров машина эшләүчеләргә кулыннан килгәнчә булышырга вәгъдә итте.

"САВА" ит комбинатының сәнәгать чылбыры белән танышу җентекле әңгәмә белән төгәлләнде. Чыннан да җитди сөйләшүгә сәбәп бар иде: кырыс көндәшлек шартларында зур корпорацияләр, бәяләрне төшереп, базардан башка катнашучыларны кысрыклап чыгарганда, дәүләт ярдәме артык булмаячак. Җитештерүчеләр дәүләттән беренче чиратта анык һәм ташламалы кредит шартлары, сәүдә челтәрләре белән эшчәнлекне җайга салу кагыйдәләре көтә. Ит комбинаты җитәкчеләренең гозерен игътибарсыз калдырмаячакбыз, дип вәгъдә итте Андрей Геннадьевич.

Тагын бер тукталыш – яңа балалар дәваханәсендә “рес-публикада беренче тапкыр”, “заманча технологияләр”, “медицина ярдәме күрсәтүнең яңа форматы” ише сүзләр байтак яңгырады. “Туймазы проекты нигез булып алыначак һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында да тормышка ашырылачак”, – дип ассызыклады БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

– Яңа елга кадәр дәваханә тиешле җиһаз белән тулысынча тәэмин ителгән, гыйнварга кадәр исә медицина хезмәтләре күрсәтүгә лицензияле булырга тиеш, – диде Андрей Назаров.

Бу вакытта тимер юл аша салынган җәяүлеләр күпере янында беренче вице-премьерны бер төркем яшь әниләр көтә иде. “Яңа балалар дәваханәсе – менә дигән бүләк. Әмма безгә уңайлы, заманча кичү кирәк". Мәсьәләне тикшерү барышында яклар шундый нәтиҗәгә килде – кимендә ярты гасыр элек төзелгән объектны үзгәртеп корудан мәгънә юк.

– Ел ахырына кадәр мәсьәләне хәл итәчәкбез, – дип ышандырды район хакимияте вәкилләрен һәм яшь әниләрне Андрей Назаров.

Аның Туймазыга эш сәфәре 8нче мәктәпне карау белән төгәлләнде. Анда укучылар саны елдан-ел арта, бина теләге булганнарны сыйдыралмый. Шул сәбәпле балаларга берничә агымда тукланырга туры килә. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – аның белән беренче вице-премьер да килеште – мәктәпне үзгәртеп кору һәм азык блогы төзү.

Алексей Шильников.
Читайте нас