Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Көнүзәк
28 Ноября 2019, 08:02

“Дәүләт хезмәтләре” порталы: ялкаулар өчен оҗмах

Ни өчен бу электрон чыганак дәүләт оешмаларына шәхсән мөрәҗәгать итүгә караганда уңайлырак?

Ниндидер документ яисә белешмә алу өчен берничә сәгать чиратта басып тору – һәр өлкән русияле өчен мәхшәр. Гәрчә 2010 елның

1 апреленнән рәсми кәгазьләрнең күбесен Дәүләт хезмәтләре порталы аша (www.gosuslugi.ru) алып булса да. Тугыз ел эшләү дәверендә электрон сервис шактый камилләште, ул халык өчен уңайлы байтак өстәмә ысулларга баеды. Әмма әлегә бу мөмкинлекләрдән аларның яртысы диярлек кенә файдалана. Шул исәптән – туймазылыларның

55 проценты.


Дәүләт хезмәтләре порталы нәрсәсе белән файдалы?

Дәүләт оешмасында хезмәттән файдалану өчен сез аның эш тәртибен белергә, документлар белән килеп, чират көтәргә, кулдан гариза тутырырга тиеш. Озак һәм мәшәкатьле. Дәүләт хезмәтләре порталы аша исә барысын да уңайлы вакытта компьютер аша эшләргә мөмкин.

Гариза тутырганда хата җибәрсәгез, сез клавиатурага басып, аны шушы ук порталда төзәтәләсез. Оешмаларга шәхсән мөрәҗәгать иткәндә бу кабул ителми. Бу очракта анда кабат барырга һәм чират торырга туры килә.


Биредә шактый акчаны янга калдырырга мөмкин

2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хезмәтләренә пошлинаны 30% ташлама белән түләргә мөмкин.

Ташламага ия булу өчен портал аша хезмәт күрсәтүгә гариза тапшырырга, тиешле оешманың сезнең шәхси кабинетта пошлина түләүгә исәп кәгазен куюны көтәргә кирәк. Пошлинаны нәкъ порталда түләргә (гаризада “Түләргә” дигән төймә пәйда була).

Сезнең кулда квитанция бар икән (мәсәлән, торак-үткәргечләр хезмәтләре өчен түләүгә), аны түләү өчен логин һәм паролеңне күрсәтеп, порталга керү таләп ителми. Түләү документы номерын квитанцияне түләү өчен аерым сәхифәгә кертсәң, портал аны үзе эзләп табып, түләү бәясен күрсәтә. Элемтә өчен мәгълүматлар күрсәтегез һәм түләү ысулын билгеләгез: карта, телефоннан яисә электрон янчык ярдәмендә.

Порталда автоштрафны комиссиясез түләү мөмкинлеге бар. Түләү өчен “Мир” картасыннан файдаланырга кирәк. Чара 2019 елның 24 июненнән 2020 елның 23 июненә кадәр гамәлдә булачак.


Кәсеп өчен мөмкинлекләр

Кәсепчеләргә кулай:

– хокукый затлар һәм эшкуарларны теркәү;

– “Роспотребнадзор”га эш башлау һәм хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат бирү;

– вак кәсеп өчен тотрыклы милек турында мәгълүмат сайлау;

– Вак һәм урта эшкуарлык кәсеп-навигаторы порталында теркәлү.


Башта теркәләбез

Дәүләт хезмәтләре яшерен рәвештә күрсәтелми. Менә шуның өчен үз логиның һәм паролең белән шәхси кабинет булдырып, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк.

Сез керткән паспорт мәгълүматлары һәм ИНН теркәлгәндә Эчке эшләр министрлыгының теркәү хезмәте мәгълүматлары базасы аша тикшерелә, бу берничә минуттан биш тәүлеккә кадәр вакытны алырга мөмкин. Тикшерүне уңышлы үткәннән соң сезнең электрон адреска яисә кесә телефонына раслама килә.

Паспорт мәгълүматлары тикшерү үтәлмәсә һәм сез биш көн дәвамында раслама алмасагыз, порталдагы онлайн-чат аша Ярдәм күрсәтү хезмәтенә хәбәр җибәрегез (сәхифәнең уңнан аскы өлешендә “Сорау бир” дигән зәңгәр төймә).

Порталда исәп язмасының өч төре кулланыла:

– Гадиләштерелгән – кулланучы бернинди документсыз да теркәлә ала, әмма бу очракта кулай хезмәтләр исәбе чикләнә.

– Стандарт – кулланучыга паспорт мәгълүматлары һәм СНИЛС күрсәткән очракта кулай.

– Расланган – барлык дәүләт хезмәтләренә керү мөмкинлеге. Моның өчен паспорт белән я район Хакимиятенә (115нче бүлмә), я күптармаклы үзәк филиалына мөрәҗәгать итү зарур. Раслау кодын “Русия почтасы” аша заказлы хат белән алуга ризалыгыгызны күрсәтеп, расланган язманы порталда рәсмиләштерергә мөмкин.


Дәүләт хезмәтләрендә баланы теркәү мотлакмы?

Бу бала өчен чит ил паспорты рәсмиләштерү өчен кирәк булырга мөмкин, чөнки яңа үрнәктәге чит ил паспортына балаларны язарга ярамый. Теркәлү СНИЛС алу, “Электрон көндәлек” хезмәтен рәсмиләштерү өчен дә (ул ата-аналарга баласының өлгерешен күздә тоту мөмкинлеге бирәчәк) ярап куячак.


Анык оешмага ничек

сорау бирергә?

Шәхси кабинетта хәбәрләр битенә күчегез. Сорау бирергә теләгән гаризаны ачыгыз. Гариза битендә “Хәбәр язарга” сылтамасына басыгыз һәм сорау җибәрегез. Җавап сезнең хәбәр астына урнаштырылачак. Җавап алыну турында шәхси кабинеттагы гариза буенча яисә сез порталда күрсәткән телефондагы СМС-хәбәр аша хәбәр алып беләчәксез.

Хәбәр алышуның мондый ысулы Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре буенча да кулай. Бу РФ һәм чит ил паспортлары рәсмиләштерүгә, кешеләрне килү урынында теркәүгә дә кагыла.


Портал эшендә каршылыклар туса

Гадәттә бу браузердагы көйсезлекләр нәтиҗәсендә була. Алардан «кэш»ны чистартып һәм «cookie»ны алып ташлап арынырга мөмкин. “Тарихны чистарту” тәрәзәсен ачыгыз (Windows өчен Ctrl + Shift + Del яисә Mac OS өчен Shift + d + Baskspace). “Сookie файллары” һәм “Кэштагы файллар” пунктлары өчен билге куегыз, “Мәгълүматларны бетерегез”гә басыгыз.


Читайте нас