Беренче суыклар белән шәһәр паркы хезмәткәрләре директоры Дмитрий Ващук карамагында уен мәйданчыгында шугалак катыра. 2,5 мең квадрат метр мәйданлы шугалак “көзгесе” өчен 250 кубометр су кирәк.
Берничә ел дәвамында биредә боз катыруның үз технологиясен уйлап тапканнар. Ул күпкатлы, нәтиҗәдә калын боз хасил итә. Көтмәгәндә җылытып җибәрсә, аның өске каты гына эри, тоташ өслек исә эш халәтендә кала.
– Беренче тапкыр шугалакны 13 ел элек катырдык, – дип сөйли Дмитрий Степанович. – Без җирдә ялгаш ясап, шуңа су тутыра идек. Әмма кыш уртасында җылытып җибәргәч, мәйданчык күлгә әверелде һәм ярты парк су астында калды. Хәзер мәйданчыкны өлешләп катырабыз. Ныклап суытса, моңа ун көнләп вакыт китә, температурада үзгәреш сизелсә, бераз озаккарак сузыла.
Шугалак "өлгерсә", эш көннәрендә 14-22 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 12-22 сәгатьләрдә эшләргә җыенабыз.
Шугалакны бала-чага ярата, махсус урта уку йортлары студентлары исә физкультура дәресләрен шунда үткәрә.