Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Көнүзәк
21 Ноября 2019, 08:21

Завод эшли – шәһәр яши

Шәһәребездәге иң зур предприятиеләрнең берсе – “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте юбилеен – 40 еллыгын билгеләргә әзерләнә

Предприятиенең сәнәгать цехларында гүләү тынмый. Станоклар эшли, тимер-томыр шалтырый. Очкыннар чәчрәтеп, сварка чытырдый; биек түшәм астыннан эшлекле кыяфәттә баскычлы краннар үтә, тимерчелек учагыннан эссе бөркелә. Бирегә беренче тапкыр килеп эләккән кеше каушап, аптырап кала. Әмма бу ыгы-зыгы тәү карашка гына буталчык булып тоела. Цехларда максатка ярашлы эш кайный.


Октябрь башында “Туймазы бетон ташучы автомобиль-ләр җиһазлау заводы” җәмгыяте баш директоры итеп Сергей Викторович Кленько тәгаенләнде. Туган Яр Чаллы шәһәрендә политехника университетында укыган чагында ук “КАМАЗ”га эшкә килә ул. Хезмәт юлын тимерче-калыпчы һөнәреннән башлый. Озак та үтми сәләтле егетне технолог итеп тәгаенлиләр, соңыннан ул цех начальнигы була. Берничә ел сәнәгать буенча директор урынбасары булып эшләгәннән соң, “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятенә баш директор итеп күчерелә.

– Сергей Викторич, бүген завод илебездә бетон ташучы техника җитештерүче иң зур сәнәгатьләрнең берсе. Шулай да көндәшләрегез күпме?

– “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте илебезне бетон ташучы автомобильләр белән 40 еллап тәэмин итә – без Русия базарының 70 процентын билибез. Илебездә көндәшләребез күп түгел. Чит илдә иң зур көндәшебез – Кытай. Әмма аларның продукциясе сыйфат һәм бәя нисбәтендә безнекеннән күпкә калыша.

– Дөнья базарына чыгарга мөмкинлегегез бар, димәк?

– Әйе, хәзер без дөнья базарына йөз тотабыз: БДБ илләре, Бангладеш, Куба. Күптән түгел 55 берәмлек техниканы Сириягә озаттык. Әмма чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек итүнең үз кыенлыклары бар – бу кыйммәткә төшүче ташу-озату, таможня түләүләре.

– Хәзер төзелеш базары катлаулы чор кичерә. Бу сезнең заказларда чагыламы? Мәсьәләне ничек хәл итәсез?

– Махсус техникага ихтыяҗ тотрыклы түгел, шуңа күрә берничә ел элек без яңа продукция җитештерүне үзләштерә башладык. Завод тукталмасын, эшчеләрнең тотрыклы эше булсын өчен без бетон ташучы автомобильләрдән һәм автобетон-насослардан тыш, тагылмалар, янгын сүндерү күбеге кудыргычлар, төрле йөк һәм металл ташучы машиналар җитештерүне үзләштердек. Йөк системаларында тимер юл платформалары җитештерүче компания белән килешү төзедек, өстәмә өлешләр ясыйбыз. Машина эшләү белән генә чикләнергә тырышмыйбыз. Шөкер, моның өчен техника мөмкинлекләре җитәрлек.

– “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте – “КАМАЗ” җәмгыяте машина эшләү концернының бүлендек предприятиесе. Заказлар һәм әзер продукцияне сату җәһәтеннән холдингның ярдәме тияме?

– Әлбәттә. Безнең сәнәгатьнең байтак өлешен “КАМАЗ” җәмгыяте өчен өлешләр тәшкил итә. Дөнья күләмендә танылган холдинг буларак компаниянең безгә караганда базарны күзәтү мөмкинлекләре күбрәк. Шуңа күрә алар кулланучылар ихтыяҗларын өйрәнә, безне арытабан үсеш юлларына юнәлтә. Сатуга килгәндә, гадәттә, продукциянең яртысын үзебез сатабыз.

– Заводның тагын да уңышлырак үсешенә нәрсә комачаулый?

– Бүген завод тулы куәтенә эшли, заказлар байтак. Предприятиедә 570 кеше хезмәт сала, әмма эшче куллар җитми. Иң күп йөкләнеш төшкәне – механика цехы. Эшчеләр биредә продукцияне вакытында өлгертү өчен икешәр смена эшләргә мәҗбүр. Шуңа күрә төп мәшәкать – алмаш. Беренче чиратта, яхшы фрезачылар һәм токарьлар. Моннан тыш, безгә белемле технолог-конструкторлар кирәк. Җитештерүчәнлек арту беренче чиратта аларга бәйле – заказларны никадәр җитез эшкәртүенә, тиешле исәп-хисап, үлчәүләр башкаруына, сызымнар ясавына. Җиһазларны да яңартасы бар – шунсыз заманча сыйфатлы продукция җитештерү мөмкин түгел. Шуңа күрә үзгәртеп кору-яңарту эшенә тотынырга исәпләп торабыз.

– Кешеләрне нәкъ сездә эш-ләргә ничек чәм-ләндерәсез? Яшьләрнең заводка эшкә ки-лергә атлыгып тормавы беркемгә дә сер түгел.

– Төп чәмләндерү чарасы – акча. Бездә күпме эшлисең, шулкадәр аласың. Фидакарь эшчәннәр 60 мең сумгача ала. Ягъни, Төньякка чыгып китәсе түгел. Бездә эш өчен кулай шартлар булдырылган: түләүсез кайнар аш, махсус кием, тулы җәмәгать ярдәме җыелмасы, “Изумруд” санаториенда ял һәм дәвалану, балалар ялы. Яшьләр сәясәте чәмле үстерелә.

– Сергей Викторович, Сез заводка күптән түгел килдегез. Коллектив, шәһәр турында нинди тәэссоратлар туды?

– Мине коллективтагы гадәттән тыш дустанә мохит гаҗәпләндерде, бер гаилә кебек. Биредә барысы да бер-берсен белә, аралаша. Хәтта бәхәсле очраклар да тыныч хәл ителә. Миңа завод, аның җиһазланышы, тәэминаты ошый. Сәнәгать биналарының коры һәм җылы булуы да мөһим. Шәһәргә килгәндә, элек Туймазыда бөтенләй булганым юк иде. Зур булмаса да, чиста, пөхтә шәһәр. Урамда очраган кешеләр елмая. Бу күңелне күтәрә.

– Озакламый завод юбилеен – 40 еллыгын билгеләячәк. Шушы дәвердә предприятие сыйфатлы һәм ышанычлы җитештерүче абруен яулады. Сез заводны берничә елдан соң ниндирәк итеп күз алдына китерәсез?

– Завод тарихы вакыйгаларга бай. Биредә югарыга үрләгән чаклар да, түбән тәгәрәгән чаклар да булды – шушы дәвердә җитәкчеләр һәрвакыт эшчеләргә карата кешелекле мөнәсәбәтне алга куйды. Чөнки завод гади эшчеләр хезмәте белән алга бара, ә шәһәр яши димәк. Шуңа күрә иманым камил: киләчәктә предприятие тагын да киңәячәк, заманча җиһазлар паркына ия булачак. Без югары сәнәгать мәдәниятенә ия булган һәм Европа таләпләренә җавап биргән заводка әвереләчәкбез.

Регина МИҺРАНОВА.
Читайте нас