Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Көнүзәк
12 Ноября 2019, 06:56

Бер чүп күрмәссең

Шәһәрнең коммуналь паркында яңа махсус техника пәйда булды

Туймазылылар шәһәр урамнарын чүп-чар һәм тузаннан тазартучы вакуумлы җир себерү машиналарына күнегә башлады инде. Куәтле “тәгәрмәчле тузан суыргычлар” тузанны су белән чылата, аннары каты щётка белән себереп-кырып алып, бакка суырта. Аннан соң бөтен чүп үзбушаткыч машинага күчә һәм полигонга чыгарыла.

Бүген шәһәрнең коммуналь паркында шундый өч машина бар, икесе шәһәр бюджеты акчасына быел сатып алынган. Шушы көннәрдә урамнарны тазарту өчен асылмалы “Чистодор” тузан суыргычы кулланыла башлады. Эчке яну двигателе белән җиһазланган мөстәкыйль агрегат йөк машинасы бортына асыла һәм... кинәнеп эшлә әйдә. Кузовка исә тузан суыргыч туплаган яфрак, ботаклар, чабылган үлән җыела. Чүп дүрт метрлы сырлы җиңсә аша төялә. Дүрт сәгать эчендә “Чистодор” 20 тонналы КамАЗны чүп белән тутыра. Өстәвенә, анда эләккәнче чүп вак-лана, андый чүп исә урынны күп алмый.
Читайте нас